Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике үсмер малай суда бата башлаган биш баланы һәм бер әбине коткарган

«Паника башланды, минем өстемдә өч бала утыра иде. Мин су астына киттем, үзем дә чыга алмадым», — ди Татьяна Шабалина.

news_top_970_100
Ике үсмер малай суда бата башлаган биш баланы һәм бер әбине коткарган
https://pixabay.com/

Алтай краенда яшәүче Татьяна Шабалина өчен 2021 елның 5 июле икенче туган көне булган. Бу турыда ул «Андрей Малахов. Прямой эфир» тапшыруында сөйли. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

5 июльдә әби кеше биш оныгы белән су коенырга бара. Алар биредәге елганы яхшы белә. Тик резина крокодилга ябышып йөзүче кызларның берсе кисәк әйләнеп каплана һәм бата башлый.

«Паника башланды, минем өстемдә өч бала утыра иде. Мин су астына киттем, үзем дә чыга алмадым», — ди Татьяна Шабалина.

Бу вакытта 15 яшьлек Матвей Лемп һәм Артем Титов якында гына була. Алар ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетә һәм әби белән балаларны коткарырга килә.

Батыр егетләрне тапшыруга чакырганнар. Андрей Малахов алардан ничә кешен коткаруларын белешә. «Артем икесен чыгарды, мин әби белән тагын өч баланы алып чыктым», — ди Матвей.

Алып баручы Антон Демидов, шагыйрә Лариса Рубальская үсмерләргә соклануын белдерә. 

Ата-аналары да малайлары белән горурлана, һәркем шулай эшләргә тиеш, диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100