news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике сабый берничә сәгать эсселектән интегеп үлгәндә, 13 яшьлек апалары өйдә йоклап яткан

Балаларны берничә сәгатькә өйдә апасы белән калдырган булганнар.

news_top
Ике сабый берничә сәгать эсселектән интегеп үлгәндә, 13 яшьлек апалары өйдә йоклап яткан
23 июньдә Ростов-на-Дону шәһәрендә 13, 3 һәм 1,6 яшьлек өч баланы берничә сәгатькә үзләрен генә өйдә калдырганнар. Шуннан соң өйгә кайткан ата белән ана 3 һәм 1,6 яшьлек балаларының мәетләрен ишегалдында парковкада торган машинада  тапкан, дип Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

13 яшьлек олы кыз бу вакытта өйдә йоклап яткан. Фаҗига урынын тикшергәннән соң, мәетләрдә бернинди тән җәрәхәтләре табылмаган. Балаларның урамдагы машинага ничек чыкканнары билгесез.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, балалар гипертермия - эсселектән үлгән дип фаразлыйлар.

Тиешле экспертизалар билгеләнгән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар