Ике сабый бала, 26 яшьлек хатын коточкыч юл һәлакәте урынында ук җан биргән
Уфа-Яңавыл юлында 31 яшьлек йөртүченең "Лада приора" машинасы 56 яшьлек Татарстан кешесе йөрткән "Ивеко" йөк машинасы белән бәрелешкән.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, җиңел машинада йөртүченең 24 яшьлек хатыны, 1,9 айлык баласы булган. Салонда шулай ук яшь ярымлык баласы белән 26 яшьлек хатын да барган.
Бәрелешү шулкадәр каты булган, ике бала, яшь ярымлык баланың анасы урында ук җан биргән. "Лада приора" йөртүчесен һәм аның авыр тән җәрәхәтләре алган хатынын хастаханәгә озатканнар.
Бәрелешү шулкадәр каты булган, ике бала, яшь ярымлык баланың анасы урында ук җан биргән. "Лада приора" йөртүчесен һәм аның авыр тән җәрәхәтләре алган хатынын хастаханәгә озатканнар.