Ике овертаймга кадәр сузылган «Ак Барс» – «Автомобилист» хоккей матчыннан репортаж
Кичә «Ак Барс» хоккей командасының плей-офф этабының беренче өйдәге уены иде. «Интертат» хәбәрчесе дә әлеге матчта булып кайтты.

Кайсы команда җанатарлары моңсуланып кайтып китте?
Екатеринбургның «Автомобилист»ы һәм Казанның «Ак Барс»ы 4 җиңүгә кадәр көч сынаша. Җиңгән команда Гагарин Кубогы өчен көрәшне киләсе турда дәвам итәчәк. Беренче 2 уен Екатеринбургта узды. Өченчесе – Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда, ягъни «Ак Барс» өчен – өйдә. «Ак Барс» өч уенның берсендә генә отты.
Боз сарае тулы иде, дияргә була, берничә буш урын күренгәли иде. Екатеринбургтан килгән җанатарлар да күп иде. Безнекеләр дә, көндәш команда җанатарлары да уен алдыннан бәйрәмчә кәефтә иде, бер-берсен сәламләшеп, елмаешып йөрделәр. Кызганыч, уен ахырында бары бер җиңүче була, һәм кайсыдыр команда җанатарлары моңсуланыбрак кайтып китә. Бу юлы ул – Казан командасы җанатарлары иде.
Билет алуның яңа системасы
Әйтүемчә, кеше күп иде, хоккей матчларына билетлар тиз алынып бетә. Кассадан күпләп билет алып, аннары аларны сатып акча эшләүчеләрдән саклык чарасы буларак, «Ак Барс» билет сату системасына үзгәреш кертте. Беренче чиратта – «Ак Барс» хоккей клубының сайтында яки кушымтасында теркәлгән һәм аккаунтларын «Татнефть Арена» кассаларында шәхси документын күрсәтеп раслаган кешеләр ала, аннары калган билетлар сатуга чыга.
Уен алды
Плей-офф этабында 4 тапкыр җиңелгән командалар ярыштан төшеп кала бара, шуңа күрә матчлар тагын да кискенрәк һәм кызыклырак була. Оештыручылар да уеннарны үзенчәлеклерәк итеп үткәрергә тырыша.
Матч башланыр алдыннан тамашачыларга аларның утыргычларында җанатар таяклары булуы турында хәбәр ителде. Элек бер-берсенә бәргәч тавыш чыгара торган һава тутырылган таяклар бирелә иде, бу юлы яктырткычлы таяклар булды, алар караңгыда кызгылт-сары утлар белән яктыртты.

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина
Матч алдыннан тамашачылар татар көенә чыгыш күрә алды. Гомумән, хоккей матчларында татар мохите булдыру елдан-ел күбрәк сизелә. Мәсәлән, «Татарча матч»лар үткәрелүе, боз сараенда яңгырый торган татар телендәге җырлар, «Шаян ТВ» телеканалы белән хезмәттәшлек.
Аннары тамашачылар, «Волга-Волга» ансамбле белән бергәләп, «Белые розы» җырын җырлады. Гимннарны «Ямьле» төркеме башкарды.
Уен барышы
Югарыда язылганча, җиңүне Екатеринбург командасы яулады. Беренче 2 периодта «Автомобилист» берәр алка кертте, «Ак Барс» җанатарлары күңелсезләнеп калды. Аннары өченче периодта «Ак Барс» 2 гол кертте һәм исәпне тигезләде, җанатарлар да, уенчылар да уянып китте, күңелгә җылы йөгерде. Плей-офф уеннарында төп вакытта исәп тигез калса, уен өстәмә периодта беренче гол кергәнче дәвам итә. Җиңүче тиз генә билгеле булмады, гол икенче овертаймда, ягъни икенче өстәмә периодта гына керде. «Ак барс»ның кискен һөҗүмнәре күп булды, тик алка капкага кереп җитә алмады. Икенче овертаймның яртысы инде узгач, «Автомобилист» уенысы гол кертте һәм командасына җиңү китерде.

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина
Матчтан соң
Уенның озакка сузылганын һәм авыр булуын матбугат конференциясендә хоккейчылар да, тренерлар да әйтте.
«Авыр уен, 2 овертайм. Көндәшкә караганда 1 алкага күбрәк керттердек, алга таба әзерләнәбез. Минем өчен 2 овертаймда уйнау – беренче шундый тәҗрибә», – диде әлеге уенда гол керткән «Ак Барс» һөҗүмче Дмитрий Кателевский.
«Автомобилист» командасының баш тренеры Николай Заварухин, уен буенча сөйли башлаганчы, Ураза гаете белән котлады. «Күршеләр, Ураза-бәйрәм белән! Башкорт, татарлар, күрше республикалар, барыгызны котлыйм», – диде ул. «Яхшы адым, нык тордык, егетләр сакта яхшы эшләде. Җиңүебез, бер адым алга атлавыбыз әйбәт», – диде ул матч турында.
Николай Заварухин «Ак Барс»ка карата да хөрмәт белән сөйләде. «Оста хоккейчылар, яхшы команда. Аңа каршы уйнаганда җиңүләр бик авыр бирелә», – диде көндәш команда тренеры.
«Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин да сүзен Ураза гаете белән котлаудан башлады. «Безнең бер хатага күбрәк булды. Алга таба әзерләнәбез», – диде ул уен турында.
Журналистлар ни өчен команда матчларда беренче 2 периодта начаррак уйнавын, ә уен ахырында активлашуы турында сорашты.
«Ике бертигез команда уйнады, инициатива бер командадан икенчесенә күчә. Команданың характеры бар, моны һәр уенда дәлилләдек, өченче матчны уйнадык. Киләсе матч – иң мөһиме, аңа әзерләнәбез», – диде Әнвәр Гатиятуллин.
«Ак Барс» – «Автомобилист» каршылыгының киләсе уены 1 апрель 19:00 сәгатьтә булачак.