news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике нәни малай суыткыч эчендә калып үлгән

Суыткычның йозагы эчке яктан ачылмаслык итеп ясалган.

news_top
Ике нәни малай суыткыч эчендә калып үлгән
27 августта өч һәм дүрт яшьлек ике бала качышлы уйнаган. Ишегалдында йөргән икетуган булган малайлар фаҗигале төстә үлгән. Бу турыда Красноярски буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балалар шәхси йорт ишегалдында торган иске “Мир” суыткычына кереп качканнар. Ишек герметиклап ябылган. Суыткычның йозагы эчке яктан ачылмаслык итеп ясалган. Шулай итеп, балалар эчтә утырган килеш, суыткыч ишеген ача алмаган.

Йорт хуҗасы баласын һәм аларга кунакка килгән туганының баласын кичке сигезләр тирәсендә эзли башлаган. Шул ук вакытта диярлек полициягә дә мөрәҗәгать иткән. Урынга килгән участковый суыткычка игътибар иткән. Шунда ул ике бала мәетен тапкан. Балалар суыткычтан чыга алмыйча, тончыгып үлгәннәр.

Тикшерү комитетында бу фаҗига турында җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар