Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике нәни баланы тереләй яндырып үтерү өчен, әти кеше өйгә ут төрткән

3 һәм 11 яшьлек балалар тыштан бикле өйдә булганын белгән әти кеше янгынны читтән күзәтеп тора.

news_top_970_100
Ике нәни баланы тереләй яндырып үтерү өчен, әти кеше өйгә ут төрткән
https://pixabay.com

Россия Тикшерү комитетының Алтай өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Бийск шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Ул ике баласын яндырып үтерергә маташуда гаепләнә, диелә ведомство хәбәрендә.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 18 ноябрендә Бийск шәһәрендәге урамнарның берсендә 33 яшьлек ир-ат элек бергә яшәгән хатынын очрата. Хатынның балалары авырый һәм ул даруханәгә баруын әйтә. Бу ир белән хатынның уртак 3 яшьлек улы һәм хатынның 11 яшьлек кызы өйдә үзләре генә була. Моны белеп алган ир-ат өйгә килә, ул эчкә керергә маташа, тик керә алмый. 

Өй ишеге тыштан бикле икәнне тәгаен белгән килеш, ир-ат өйнең агач стеналарына янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Бөтен корылмага ут капканын белгәч, ул якында урнашкан һәм кеше яшәми торган бинага керә, янгынны шуннан карап күзәтеп тора. Бу ир-ат балаларны үтерү өчен җинаятьчел планын азагына җиткерә алмый. Биредән узып баручы ир-ат янгын чыгуын күреп ала һәм балаларны коткара.

Махсус рәвештә өйгә ут төртү хуҗабикәгә шактый зур матди зыян китерә, ул 700 мең сумнан артыкка бәяләнгән.

Тикшерү барышында ир-ат гаебен өлешчә таный, ул исерек булуын һәм балаларны куркытырга гына теләвен сөйли. Тикшерү туплаган дәлилләр ярдәмендә гаепләү карары чыгарганнар һәм эшне судка тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100