Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике минутта туды». Метрода тулгагы башланган хатын тапкан бәбине газетага төргәннәр

29 яшьлек хатын баласын тудыра һәм сабыйны полиция хезмәткәре 40 минут кулында тотып тора, алар сабыйның кендеген кисәргә батырчылык итми.

news_top_970_100
«Ике минутта туды». Метрода тулгагы башланган хатын тапкан бәбине газетага төргәннәр
https://pixabay.com

Мәскәү метросына кергәч, эскалаторда барганда 29 яшьлек йөкле хатынның тулгагы башлана. Ул бик тиз арада баласын да тудыра. Бәбигә дөньяга килергә полиция хезмәткәрләре һәм газета сатучы хатын ярдәм итә. Сабыйны газетага төреп торалар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Упол Курманова исемле хатын «Электрозаводская» метро станциясендә эскалаторда бала таба башлый. Якында гына беркем дә булмый. Өлкән сержант Алеся Полякова бәби таптыруы турында үзе сөйләгән.

Бала таба башлаган хатынны беренче булып газета сатучы күрә. Ул полиция чакыра.

«Мин аның суы киткәнен күрдем. Баланың башы күренә иде инде. Ул ике минут эчендә туды. Газета сатучы хатын миңа ярдәм итте. Ул газеталар бирде, безнең башка бер әйбер дә юк иде. Мин баланы газетага төреп тордым, аннары полиция бүлмәсенә чабып киттем. Анда аптечка, җәймә һәм фольга бар иде. Туңмасын өчен, баланы шуларга төрдек», — ди Алеся Полякова.

Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче баланы сержант тотып тора. Яшь ананың кендеге кыска була, шуңа күрә сержант ана янында 40 минут утыра. Ул баланы салкын идәнгә куймый.

«Кендеген үзебез кисә алмадык инде», — ди ул.

Хәзер бала белән ана хастаханәдә, икесенең дә хәле әйбәт. Алеся сүзләренчә, бала үзе сулыш ала башлаган, кычкырып та җибәргән. Тик салкын булганга, ул зәңгәрләнә башлаган булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100