Ике мәет, «Гранта»дан берни калмаган: Чаллы – Минзәлә юлында коточкыч авария булган
Бүген, 22 июньдә, иртәнге сәгать 8.30 тирәсендә Татарстанда М7 трассасының Минзәлә районы өлешендә куркыныч юл һәлакәте булган.
Хуҗәмәт авылы янында фургон һәм «Гранта» машинасы кара-каршы бәрелешкән. Бу урында булучылар хәбәр иткәнчә, җиңел машинадан тимер-томыр өеменнән башка бернәрсә дә калмаган. Ике мәет булуы билгеле.
Бу урында трассада бөке җыелган.