Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике кызым булса да, картлык көнемдә ярдәм сорар кешем юк...» (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Әхәт әти-әнисенең беренче баласы, әби-бабасының өлкән оныгы булды. Шуңа күрә иркәләнеп, яратуда коенып кына үсте. Зәңгәрсу зур күзле, көдрә чәчле, чырык-чырык көлә торган бу сөйкемле баланы ничек яратмаска була инде? Яшүсмер вакытында җәйләрен әби-бабасы янында уздырып, әбисенең коймак-кабартмаларын ашап, яңа сауган сөт эчеп, үзе дә кабартма кебек кабара иде. Бабасының умарталары да бар, бал аертканда да, иң беренче татып карарга дип, зур кашык тотып көтеп тора иде Әхәт.

Армия хезмәтеннән соң Әхәт заводка эшкә урнашты, өйләнде. Берникадәр вакыт узгач, аңа заводтан фатир бирделәр, зур түгел, әмма үзенеке. Хатыны кыз бала тапты, аңа Ландыш дип исем куштылар. Башта ярыйсы гына яшәделәр, әмма соңыннан илдә үзгәртеп корулар башланды. Иң элек хезмәт хакын тоткарладылар, ә аннан бөтенләй бирми башладылар. Кемдер бу шартларга ияләшә алды, бу чор кемнедер сындырды да...

Әхәт тә гаиләсен ничек ашатырга, ничек акча җиткерергә белмәде. Җирле группировка белән бәйләнүдән башка яхшырак әмәл уйлап таба алмады ир. Кайчандыр бу кабәхәтләр бер ишегалдында яшәүче һәм көннәр буе туп тибүче гап-гади малай-шалайлар иде. Малайлар үсте, заманалар үзгәрде. Алар, төркем булып оешсак исән калу җиңелрәк булыр, дип фикер йөртте. Әмма, вакыт уза-уза, бу төркем намусын да, кешелек хисләрен дә югалтты. Киоскларны, ерактан товар ташучыларны талый башладылар. Трассалардагы фураларны талау – хәзерге шартларда иң отышлы ысул, дип уйладылар. Ә ул фураларда нәрсә генә юк шул...

Әхәтнең хатыны Сәрия бу кадәр акчаның каян килүе турында әллә ни төпченмәде, бәлки, ул аның өчен мөһим дә булмагандыр. Әмма ул вакытта Сәрия патшабикә кебек яшәде инде!. Калганнар бәдрәф кәгазе алырга да сәгатьләр буе чиратта торганда, Әхәт хатынына тун алып бирде. Кызлары Ландышның колагын тиштереп, алтын алка тактылар. Әле аларның өйләрендә кофе, конфетлар һәм колбаса да буллып торды. Ниндидер бөек бәйрәмнәрдә генә түгел, ә гаиләнең көндәлек табынында көн саен була иде бу затлы ризыклар.

Әмма берничә ел шулай рәхәтләнеп, бер гамьсез яшәгәннән соң, бу банда әгъзаларын милиция кулга алды, суд булды. Әхәткә 10 ел бирделәр. Яшь хатыны исә офыкта яңа принц барлыкка килгәнче генә көтте Әхәтне. Кызы Ландышны еш кына иренең әти-әнисенә җибәрде, яңа мәхәббәт корганда аның комачаулавын теләмәде яшь хатын. Нәтиҗәдә, Ландыш әби-бабасында яшәп тә калды. Сәрия берничә елдан соң ире белән аерылышырга гариза язды, киүягә чыкты да башка шәһәргә күченеп китте.

10 елдан соң Әхәт төрмәдән чыкты. Ул төрмәдә чакта әтисе вафат булган, әнисе исә оныгы Ландышны ялгызы гына тәрбияли, авыр булса да, түзми чарасы юк иде бичара хатынның. Шушы еллар дәвамында әнисе Әхәтнең фатирын арендага бирде, шуннан кереп барган акчага коммуналь түләүләрне түләде, ә калганын Ландышны тәрбияләүгә һәм Әхәткә тигез итеп бүлеп барды. Төрмәдән чыкканда, Әхәткә беренче вакытка шактый гына акча тупланган иде.

Бу сумма кечкенә генә киоск сатып алырга һәм шунда аяк киеме ремонты остаханәсе ачып җибәрергә җитте. Әнисе исә улыннан бер генә нәрсәне ялынды:

«Улым, тагын ахмаклыклар эшли күрмә. Синең кызың бар, ул болай да, әти-әнисе исән була торып, 10 ел ятим кебек үсә инде. Элек кылган гамәлләрең өчен, гомерең беткәнче, Аллаһтан кичерү сорарлык...» – дип үгетләде әнисе.

Әтисе иреккә чыкканда, Ландыш яшүсмер кыз иде инде. Шактый авыл холыклы, үз фикерле, күңелендә әтисенә дә, әнисенә дә тирән рәнҗү йөрткән бала. Әтисен кабул итәргә, аны тыңларга теләмәде. Әхәт исә кызына үпкәләмәде, аның алдында гаепле икәнен белә бит ул.

Күпмедер вакыттан соң, Әхәт Нурсөя исемле хатын белән танышты. Нурсөя аның төрмәдә утырып чыкканын белде, әмма бу аны куркытмады. Бәлки, яраткандыр, бәлки, аңа мөмкинлек биреп карыйсы килгәндер, үзгәрер, дигән өмете булгандыр. Ә бәлки, бары тик ялгызлыктан туйган булгандыр...

Бер елдан Әхәт белән Нурсөянең кызлары туды. Мәликә дип исем куштылар.

Әхәт эшләп торды, акчасын гаиләсенә алып кайтты, хатынына кызын карарга да ярдәм итте, әнисен дә онытмады, хуҗалыкта булышып торды. Әмма Әхәтнең тормышының караңгы ягы да бар иде шул: бер-бер артлы аның дуслары төрмәдән чыга торды. Менә тагын Әхәт кешечә яши алмады. Юк, ул башкача кеше талап, урлашып йөрмәде анысы. Ә үзенең остаханәсендә ярамаган әйбер – үлән саклады. Тора-бара, үзе дә кешелектән чыкканчы тарта башлады. Хатынының «игәүләп» торуларыннан котылырга теләп, еш кына остаханәсендә кунып та кала иде.

Беренче тапкыр төрмәдә утырып чыкканына ике ел да узмады, тагын утыртып куйдылар Әхәтне. Әлбәттә, Нурсөя аны көтәргә җыенмый иде. Әгәр мәгънәсе булса, ул аның өчен көрәшергә әзер иде анысы. Ләкин Әхәт үз тормышын үзе җимерде.

Әхәт төрмәдән бер кочак авыру ияртеп чыкты. Олы кызы Ландыш кияүгә чыккан һәм әтисе турында ишетергә дә теләми. Хәер, кече кызы да шулайрак. Әнисе генә көтеп алды улын. Бик авырый иде шул әнисе, Әхәт иреккә чыгып озак та узмады, дөнья куйды. Әхәт әле дә шул остаханәсендә эшли, кулы алтын булса да, башында акылы гына җитеп бетми.

...Бу – минем өченче туганнан туган абыемның тарихы булды. Күптән түгел шалтыратты ул миңа.

«Сеңелкәш, ярдәм ит инде... Остаханәдән ашыгыч ярдәм машинасында алып киттеләр, нык чирләдем, үләм дип торам. Хәзер табиблар карый. Минем чиста эчке кием дә, носкилар да юк. Хе, тормыш диген… Ике хатыным, ике кызым, дуслар бар... Ләкин менә картлык көнемдә шалтыратып ярдәм сорар кешем юк... Ярдәм ит, сеңелкәш...»

Нишлим, башсыз булса да, туган бит. Бардым янына. Менә элеккедәй зур, зәңгәр матур күзләренә карыйм. Әмма бу – картаеп беткән, авыру, ялгыз, бөтен тормышын үз куллары белән җимергән кешедә шуннан ары бер генә якын, газиз чалымнар да күрмим...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100