Ике кызны урамда кычыткан белән кыйнаган ир-атларны эзлиләр
Кызларны бәйләп куйганнар һәм җәфалаганнар.
Томск шәһәрендә ике кызны кычыткан белән кыйнаган ир-атларны полиция эзли. Әлеге вәхшилекне шаһитлар телефон камерасына төшереп торган. Видео социаль челтәрләрдә таралды. Бу турыда РИА Новости төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.
Видео 1 августта кич белән пабликларда тарала. Берничә ир-ат ике кызны кычыткан белән кыйный. Кызларның чалбарларын төшергәннәр һәм бәйләп куйганнар. Ир-атлар шушы хәлне видеога да төшереп тора. Вакыйга Томскның Красноармейская урамындагы шәхси ишегалларының берсендә булган. Видеоны төшереп торган шаһитлар шул хакта әйтте.
«Челтәрдә таралган видеоязма буенча полиция тикшерү оештырды. Аның барлык сәбәпләре ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча законлы карар кабул ителәчәк», — дигәннәр ведомствода.
Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.