Ике көн рәттән концертка килгән егет Гүзәл Уразовага: «Кызыгызга ир кирәкмиме?»
«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Матур ТВ» сәхифәсендә Гүзәл Уразованың концертыннан видео чыкты. Анда бер егет «рафаэлло» конфеты тотып сәхнәгә менә. Җырчы белән егет арасындагы әңгәмә тамашачының кәефен күтәргән. Халык егетнең һәр җавабыннан шаркылдап көлә.
– Егетләр дә килгән әле монда.
– Хәтерлисезме мине? Кичә концертта булган идем.
– Бүген тагын килдегезмени?
– Әйе! Кәеф күтәрелде.
– Исемегез ничек?
– Вильдан.
– Вильдан, кичә шәп булган иде. Бүген ничек?
– Тагын да шәп.
– Вильдан, син өйләнгәнме?
– Юк.
– Димәк, бүген өйләнеп кайтып китәсең.
– Сезнең кызыгызга ир кирәкмиме?
– Кем белгән аны. Сорармын. Куркыттың әле мине...
– Син эшлисеңме, укыйсыңмы?
– Укыйм.
– Вообще маладис егет!