Ике килендәш – аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова белән «Ут хатын» буларак танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова өч ай дәвамында чиратлашып кайнанасын карады. Алар күпме генә тырышсалар да теләгән нәтиҗәгә ирешә алмады. Бу очракта алар кайнананың «аякка басу» теләге һәм тырышлыгы җитеп бетми, дип саныйлар. Блогерлар шул хакта сәхифәләрендә дә сөйләп, күрсәтеп бара.
«Узган өч айда һәр гаиләдән якынча 100 мең сум акча китте. Әле безгә үз гаиләбезне дә кайгыртырга кирәк», дип яза Илүзә.
Аларны кызганып, язылучылары һәм туганнары дәвалауга 250 мең сум акча җыйган. Хәзер ике килендәш аны Мәскәүгә дәвалануга салып кайтты. Кайнана белән анда караучы ханым да кала. Инде үз аягында кайтыр, дип зур өметләр баглыйлар.
«21 көн дәвалану бәясе 558 сум була. Тагын кайбер анализлар һәм МРТ өчен 50 мең сум өстәдек. 228 мең сум түләдек, тагын 360 мең сум түлисе калды. Безгә 6 көннән 196 мең сум акча җибәрергә кирәк инде. Аннары калган 14 көнгә – калган сумманы.
Монда килгәч, мондый тормыш та була икән, дип уйлап куясың. Биредә ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да сәламәтлек һәм гомер өчен көрәшә. Мондый вакытта, тормышта булган вак-төяк проблемалар чүп икән, дип уйлыйсың. Иң мөһиме, якыннарың сәламәт булсын. Барыбыз да сәламәт булыйк!» – дип яза Илүзә.
Алар шулай ук ярдәм иткән язылучыларына да рәхмәт әйтә.
Сүз уңаеннан Илүзә дүртенче баласын көтә, ә аның килендәше Гүзәлнең 5 баласы бар, ул шулай ук яшьли мәрхүм булган сеңлесенең кызын да тәрбияли.

Фотолар Гүзәл Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.