Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике кешене үтергәнне күреп торган кызның үзен дә бәкедә батырганнар

news_top_970_100
Ике кешене үтергәнне күреп торган кызның үзен дә бәкедә батырганнар
https://magadan.sledcom.ru/

Магадан өлкәсендә 2 кешене үтергән җинаятьчеләрне күреп торган кызның үзен дә бәкедә батырып үтергәннәр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр ите.

Җинаять март башында Снежный бистәсендә була. Бер фатирда егетләр һәм кызлар наркотиклар куллана, хәмер эчә. Аларга тагын 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз килеп кушыла. Шуннан соң кунак ир-атларның икесен дә атып үтерәләр, соңрак кызны да бәкедә батыралар.

Фатирда утыручыларның берсе кунакларны ошатмый, ул аларга карабиннан берничә тапкыр ата. Ир-атлар урында ук үлә. Мәетләрне ваннага яшереп торалар.

Берничә көн узгач, җинаятьтә шикләнелүчеләр шаһит кызны исән калдырганга үкенә башлый. Аны алдалап, Гертнер бухтасына боз өстенә алып чыгалар. Шунда бәке ясыйлар, аннары бәкедә батырып үтерәләр. Соңрак ир-атларның мәетләрен дә шул бәкегә ыргыталар.

3 кешене үтерү факты буенча җинаять эше ачылган. Мәетләрне эзлиләр, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100