Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ике катлы йорт ун сәгать янган": Бер кыз әнисен, ике энесен, бер сеңлесен үтерүне оештырган

"Ике катлы йорт ун сәгать янган": Бер кыз әнисен, ике энесен, бер сеңлесен үтерүне оештырган

news_top_970_100
"Ике катлы йорт ун сәгать янган": Бер кыз әнисен, ике энесен, бер сеңлесен үтерүне оештырган

Мәскәү өлкәсендә 26 яшьлек Дарья Переверзевага хөкем карары чыгардылар. Бу кыз әнисен, ике нәни энесен, сеңлесен үтерүне оештырган. Аларның мәетләрен янгын хәрабәләрен актарганда табып алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

Җинаять 2014 елда була. Тикшерү барган вакытта, Дарья ике ел чамасы чит илдә качып ята. 2016 елның декабрендә Россиягә кайтуга ук, аны тоткарлыйлар. Дарья гаебен танымый. Быел 1 апрельдә булган суд карары белән Дарьяны 16 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. 

«Ике яки аннан да күбрәк кешене, шул исәптән кече яшьтәге баланы үтерү буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды. 16 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу вакытны ул гомуми режимлы колониядә уздырачак», диелгән әлеге хәбәрдә.

Дарья Переверзева әлеге коточкыч җинаятьне башкарып чыгу өчен бергә яши торган егете Дмитрий Колесниковны күндергән. 2016 елда Колесниковны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәләр. Бу вакытның беренче ун елын ул төрмәдә уздырачак, соңыннан гомуми режимлы колониягә күчә.

Фаҗига 2014 елның 7 сентябрендә була. Бу көнне Мәскәү өлкәсендәге Терехово бистәсендә шәхси йорт яна. Ут чолгап алган ике катлы йорттагы янгынны тулысынча сүндереп бетерү өчен ун сәгатьләп вакыт китә.

«Коттеджда йорт хуҗасы — 43 яшьлек Елена Переверзева, аның 12 яшьлек улы, өч яшьлек игезәк балалар — малай белән кыз мәете табыла», — дип сөйләгәннәр Мәскәү буенча Тикшерү идарәсендә.

Сабыйларның мәете шулкадәр янып беткән, аларның ни сәбәпле үлгәнен ачыклап булмый. Хатынның муенында бау була, 12 яшьлек улын да буып үтергәннәр, диелгән РИА Новости агентлыгының махсус язмасында. Тикшерү вәкиле әлеге фаҗига турында агентлыкка сөйләгән.

Янгын вакытында өйдә хуҗа хатынның кызы Дарья белән яши торган ир-ат — 27 яшьлек Дмитрий Колесников була. Ул йорттан үзе чыга, күршеләрдән ярдәм сорый. «Йорт эчендә башка кешеләр барын Дмитрий башта күршегә әйтми. Бу вакытта игезәкләр исән булырга мөмкин иде. Урамга чыккач, Колесников кабат йортка керергә теләгән булып кылана, кемнедер коткару турында сөйләнә. Беренче каттагы тәрәзәләрне ватып бетерә, шул сәбәпле һава кереп, ялкын тизрәк тарала», — дип сөйләгән тикшерүче.

Соңрак тикшерүчеләр ачыклаганча, Колесников Тереховога 6 сентябрь кичендә килә. Башта Еленаны, аннары 12 яшьлек улын буып үтерә. Үзенең канлы киемнәрен салып, йортка ут төртә. Бу вакытта икенче катта игезәк балалар йоклый торган була.

Фаҗига урынына Еленаның кызы — Дарья Переверзева килә. Шаһитлар сүзләренчә, кыз үзен бик тыныч тота, Дмитрий исә борчыла, кыздан гафу сорый.

Икенче көнне Колесниковтан сорау алалар. Шул чакта кабинетка Дарья килеп керә, ул тикшерүчеләрне чын үтерүчеләрне эзләмәүдә гаепли.

«Колесников сөйләгән версия бенча, янгын булган көнне аның башы авырта, ул йоклый. Аннары аннада уяна, имеш аны баулар белән кемдер бәйләп куйган. Ул бирегә ничек эләккәнен хәтерләми. Беренче катта хуҗа хатынның чит кешеләр белән сөйләшкәнен ишетә. Өйдә төтен исе тарала. Шуннан соң Колесников бауларны үзе чишеп, урамга чыгып китә», — дип аңлаткан тикшерүче.

Тикшерүчеләр бу сүзләргә ышанып бетми. Күршеләре дә, бертавыштан, фаҗига булган көнне бистәдә чит кешеләр күрмәүләрен әйтә. Урамдагы видеокүзәтү камераларында да чит кешеләр күренми.

«Колесниковның алдавы аңлашылды. Аны ун тәүлеккә тоткарладылар. Чираттагы сорау алуда ул дүрт кешене үтерүен таныды. Җинаятьне оештыручы дип Дарьяны атады. Шул ук кичтә кыз Таиландка китеп барган. Аны ике елдан соң гына тоткарладык», — ди тикшерүче.

Тикшерү барышында Колесников күрсәтмәләрен берничә тапкыр үзгәртә. Тикшерүчеләргә Дарьяның бабасы — Россиядә билгеле компаниядә зур вазифаларда эшләгән кеше ярдәм итә. Ул гаилә тормышындагы детальләрне ачыкларга булыша.

Дарья Мәскәү дәүләт университетында укыганда Бауман исемендәге Мәскәү техник университеты студенты Дмитрий белән очраша. Аннары алар Дарьяның фатирында бергә яши башлый.

Гаилә җитеш тормышлы була. Тик Дарьяга һаман нидер җитми. «Ул үзенә бүлеп бирелә торган суммалар белән риза булмый. Укып бетергәч тә кыз эшкә урнашырга ашыкмый», — дип сөйли тикшерүче.

Дарья үзенә тагын да зуррак фатир алуны таләп итә. Аңа бабасы ун миллион сум акча бирә, ләкин кызга шул да җитми. Ул талаш чыгара.

Дарья барлык милекне үзенә алу өчен, шушы җинаятьне оештыра. Ул үзенең туганнарын үтерү өчен бергә яши торган егете Дмитрийны күндерә. Алар җинаятьне тәфсилләп әзерли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100