Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике кабырга сына, баш миенә зыян килә»: 4,8 килолы бала тудырган хатын табибларны гаепли

news_top_970_100
«Ике кабырга сына, баш миенә зыян килә»: 4,8 килолы бала тудырган хатын табибларны гаепли
Фото: © "Татар-информ"

Симферополь шәһәрендә яшәүче хатын балалар тудыру йорты табибларын ваемсызлыкта гаепли. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир белән хатын сүзләренчә, табиблар хатасы аркасында, аларның баласы инвалид калырга мөмкин. Әни кеше сүзләренчә, аның йөклелеге яхшы уза, бала сәламәт була. Кесарев кисеме ясау планлаштырыла, чөнки ул беренче баласын авыр тапкан.

Табиблар карагач, баланы табигый юл белән таптыру турында карар кыла. Яралгы 3,7 кило була. Табар алдыннан әни кешене УЗИга җибәрәләр, тик ул аны уза алмый, чират зур була. Авырлы хаты температурасы югары булуга да зарлана.

Дәвалаучы табиб аны тынычландыра – әгәр план буенча бармаса, аңа кесарев кисеме ясыйлар, дип ышандыра.

Бала тапкан вакытта, ире, табиблар югалып калды, дип саный. Аның сүзләренчә, 2 кеше аның хатынының корсагына терсәкләре белән баскалый. Шулай итеп 4,8 кило авырлыктагы бала туа.

Нарасый аңсыз була, аны ашыгыч рәвештә реанимациягә күчерәләр. Табиблар сүзләренчә, туган чакта, бала иңбашлары белән кысылып кала һәм озак вакыт һавасыз тора. Ир белән хатын сүзләренчә, реаниматологлар сабый исән калуга гаҗәпләнә.

Яңа туган баланың 2 кабыргасы сынган, баш миенә зур зыян килгән, шуңа күрә ул инвалид калырга мөмкин. Гаилә юристларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, Тикшерү комитетына шикаять язган. Кырым Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 декабрь 2024
    Исемсез
    Сез мондый хэл Казанда Юк дип белэсезме эллэ? Минем сенелем 21 сентябрь да Ркб таба тапты. Ике кон , ике тон йокламады. Кесарево ясамадылар . Родзалдагы хэллэрне сойлэгэч не ужели шундый врачлар бар дип уйлыйсын. Узе 50 кг , остенэ менеп ат хэтле ир ат сикерде ди. Таптырганда баласынын баш сояген сындырганнар. Но врачлар гаебе бу икэн, ул узе таба алмаган.Врач кереп Гафу да утенмэде. Судка биреп толку юк диделэр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100