Ике кәнфит кыйссасы
Бабай атын бәйләргә болынга төшкәндә күрше урам аша уза. Анда яшәүчеләр дә аның ике кәнфитен белә инде.
Иремнең авылында булганда кайнатай янына күрше бабае керде. Әти белән гәпләшеп утыргач, «кергәч инде өйдәгеләрнең дә хәлен белеп чыгыйм әле» дигәне ишетелде ачык тәрәзәдән. Ул керде дә, әнинең хәлләрен сорашты һәм ике кәнфит тоттырды. «Килен, сиңа да кәнфитем бар» дип миңа да бирде.
Шул вакытта күзләрем яшьләнде, чөнки моннан 17 ел элек мәрхүм булган бабайны искә төшерде. Минем бабай кебек кәнфит өләшүче бабайлар башка авылда да яши икән бит!
Үз бабаем кибеткә баргач, бер кило карамель (суыра торган кәнфит дип йөри иде) һәм 1 кило ак эчле йомшак кәнфит ала иде. «Ак эчле кәнфит белән әбиегез чәй эчәргә ярата», - ди иде ул.
Ә карамельне кесәсенә бер уч салып чыгып китә һәм урамнан узучыларга өләшә иде.
Мин балачакта көтү кайтканын көтәргә капка төбенә чыгып утырган бабай янына килеп утырам. Ул кәнфит суза, ул кесәдә ятып бераз эреп йомшарган була. Көтү каршыларга баручылар исәнләшеп китә.
Карале, Әлфия, синме ул? Бик ашыксаң да монда килеп кит әле.
Әлеге ханым аптырап кына килә инде, ни әйтер икән дип. Ә бабай исә «Мә, авызыңа тәм кереп китәр», - дип ике кәнфит суза.
Карале, син кем малае буласың соң? Ә, аның малаемени син? Килеп кит әле монда.
Ул малай да шатланып ике кәнфитле була.
Иртән көтү куганда әнине туктатып, «КамАЗ»ына менеп утырган әти янына килеп тә кәнфит биреп китә.
Аннары ул атын бәйләргә болынга төшкәндә күрше урам аша уза. Анда яшәүчеләр дә аның ике кәнфитен белә инде.
Аннары ул без – бала-чагага «әтәч» тә ала иде. Ул инде шикәр комы эретеп ясалган, таяклы кәнфит. Алар арасында «әтәч»тән тыш «аю», «куян», сирәк кенә «йолдыз» да була иде. Аннан да тәмле әйбер юк кебек иде. Күрәсең, ул балачак тәме булган...
Әби белән бабайның суыткыч кесәсендә алар запаска тора иде. Суыткычны ачканда-япканда без аларны күрә идек, әмма сорап яки сорамыйча алырга дигән уй башка да килмәде. Бабай кайвакыт аларны онытып та җибәрә иде, кайвакыт бик үк «ысвежий» булмавы сизелә иде, әмма барыбер тәмле итеп ашый идек. Рәхмәт, күрше бабае, елаттың, хатирәләрне яңарттың...
Үз авылымда бабайның дәвамчысы – әти дә кәнфит өләшә. Ул да кәнфит ала пакетлап, әмма икене генә бирә белми. 7 оныгы "бабай" дип каршына чыккач, ул кәнфитне пакеты белән аларга биреп кертә. Аннары кич эшкә җыенганда «Кая, кәнфит алыйм әле» дип шкаф янына килә, ә кәнфит калмаган була инде. «Әти, пакетын машинаңда гына калдыр, икешәрне генә бир син аларга», - дидем. «Шулай итми булмас ахры, минем бит эштәге кызларымны да сыйлыйсым килә», - ди ул.