Ике көн — җитми, ун көн — күп
Озын яллар файдалымы дигән сорауга җавап эзләдек.
Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтәбезме, әллә инде аннан соң килә торган ялларнымы, төгәл генә әйтүе кыен. Кемдер өчен, чыннан да, каникул булса, ялларда эшләүчеләр дә күп. Шул форсаттан чыгып без төрле кешеләрнең фикерләрен белештек.
«Яңа ел яллары озын булу кирәкме?»
«Кирәк. Миңа ошый. Балалар да ял итә, үзең дә бәйрәм хисен тоясың. Ял көннәре, эшләп йөрсәң дә, барыбер ял иттерә. Озын булуы, бәлки, кемгәдер комачаулыйдыр да, миңа юк», — ди Ландыш Нигъмәтҗанова.
Камил Кәримов әйтүенчә, яңа ел ялларында берни дә эшләп булмый, җәй көне булса, үзебезгә дә, җәмгыятькә дә берәр файдалы эш эшләп булыр иде. «Көн кыска. Без бит якты көндә яшәргә өйрәнгән. Эх, җәйгә авыштырасы иде боларны. Һаман шул әвеш-тәвеш килеп, күңел ачарга тырышкан булып, кунаклар каршы алып, озатып йөрисең. 8-10 көнлек каникул сизелми дә кала. Ни йоклап булмый. Һаман шул телевизор каршында «чукынып» утырасың. Мин кышкы каникулларны сөймим», — ди ул.
«Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә ялларның зыяны юк аның, кечкенә булса да, шул хезмәт хакы килеп тора. Ә менә эшмәкәрләргә зыяны булырга мөмкин», — дип, үз уйларын җиткерде язучы-сатирик.
Юморист Данир Сабиров: «Озынмы ул шулкадәр?! Мин каникулларның күпме барганын да белмим. Ял кирәк инде ул. Эшләп кенә дөнья бармый. Үземнең балаларны алсам менә, өйдә булганда да Мәрьямне күрмим. Мәктәп, гимнастика, төнлә кайта. Безнең очракта бу озын каникуллар кунакка йөреп, туганнар белән очраша торган вакыт», — дип белдерде.
«Файдалы эш таба белергә кирәк»
«Укыган балалар өчен рәхәт инде ул, эшләгән кешеләр өчен дә ял кирәк. Тугызы эшкә бит инде. Режимнан чыкмасаң, үзеңне кулда тотсаң, озын ялларның бернинди зыяны да юк. Һәр кешенең үзеннән тора. Ялда да үзеңә файдалы эш таба белергә кирәк», — ди Татарстан халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова.
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бу сорауга бик җитди якын килеп болай диде: «Минемчә, яши белеп, тормышын көйли белгән кеше бөтен нәрсәдән ләззәт таба ала — эшен дә яратып эшли, ялны да файдалы итә белә. Кеше үзенә шөгыль таба белергә тиеш. Социализм безне гел эшләргә өйрәтүенә карамастан, эш колы гына да булырга ярамый. Гаиләсе, балалары белән вакыт үткәрергә, туганнарының барып хәлләрен белергә мөмкин. Планлаштырылган булса, ял җитми дә кала әле ул. Мин үзем эш ягында, кешегә эш, шөгыль кирәк. Гомумән, ир-ат эштә булырга тиеш».
Күп балалы әни Эльвира да озын каникуллар яклы. «Шушы вакыт арасында балалар белән әти-әни янына, туганнар янына авылга кайтабыз. Бу кышкы яллар барыбызны да берләштерә, җыя, очраштыра. Нәкъ менә кышкы каникулларда гаиләң, балаларың белән рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек туа», — ди ул.
«Каникуллар балаларга бик кирәк инде. Кечкенә — 14 яшькәчә балалары булган әти-әниләргә дә ял бирсәләр, яхшырак булыр иде. Үзем ике көн эшләп ике көн ял итәм менә, мин өйдә булмаганда алар үзләре генә калырга мәҗбүр кайвакытта. Балаларым белән рәхәтләнеп мин дә ял итәр идем», — ди озын яллар турында хыялланып кибеттә сатучы Алина.
Мәктәптә инде күп еллар завуч булып эшләгән Резеда ханым фикеренчә, балаларга каникуллар бик кирәк. «Ике чирек укыдылар бит балалар. Каникул — ул бит балаларга ял, уен. Әлбәттә, төрле гаджетлар белән бәйле булмаганда. Зурларга аның хәтле үк булмаса да ярыйдыр, чөнки күбесе нишләргә белмичә эшсезлектән аптырый башлый. Кемдер телевизор каршында үткәрә вакытын, акчасы булганнар ялга китә. Урамга чыгарга иренгәннәре спиртлы эчемлекләр белән мавыга башлыйдыр. Менә җәй көне булса, эш күп, файдалы булыр иде», — ди укытучы.
Артыкка китмәсен
Укытучы Рузилә ханым мондыйрак фикердә: «Артыгы кирәкми. 9 гыйнварга хәтле әйбәт кенә. Ял итеп тә өлгерәләр, кино-спектакльләргә дә баралар, чыршы бәйрәмнәрен дә күрәләр. Калган вакытны алар инде өйдә утыра. Күбесе компьютер артында. Аннары инде нишләргә белмичә йөриләр. Каникулдан килгәндә укучылар мәктәпне, бер-берсен сагынып, шатланып киләләр».
Мәскәүдән фрилансер, блогер Чулпан болай ди: «Миңа мондый озын каникуллар ошамый. Ул ничектер кешене «рәттән чыгара». Шәхсән мин үзем инде икесе көнне үк әзрәк эшләдем. Бүген минем эш көнем тулы: дүрт пост, ике мәкалә язам. Миңа өч көн ял артыгы белән җитә. Ә менә җәйге каникуллар һәм май бәйрәмнәрендәге ялларны озын дип санамыйм, нормаль кабул итәм. Алары бик кирәк, ә кышкы каникуллар кыскарак булса да ярый».
Озын каникуллардан зарланучылар артык күп булмаса да, барысы да диярлек, бер авыздан, ялларның берәр кызыклы эш табып үткәргәндә файдалы булуына басым ясады.