Ике ир балага бер юрган астында йокларга ярыймы?
Сорауга Казанның “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин “Болгар радиосы”ның “Хак дин” тапшыруында җавап бирде.
- Пәйгамбәребез (с.г.в.) ике ир кешенең бер юрган астында йоклавын да тыя. Без бит моңа нормаль күренеш итеп карарга өйрәнгән. Әмма шәригать буенча, бер җенестәге ике баланың бер юрган астында йоклавы да тыелган. Бу аларны кирәкмәгән әйберләрдән, шайтан котыртуыннан кисәтеп тора.