Ике ир-ат танышларын утын пүләне белән кыйнап үтергәннәр
1 июнь төнендә Башкортстанның Белорет район хастаханәсенә күп санлы җәрәхәтләр алган 64 яшьлек ир-атны алып киләләр.
Зыян күрүче аңына килә алмыйча вафат булган. Республиканың Тикшерү комитеты "сәламәтлеккә зур зыян салып кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачты. Бу хакта bash.news сайтында хәбәр ителә.
Фаҗига быелның 31 маенда Белорет районының Тукан авылында килеп чыккан. Ике исерек ир-ат ызгыш вакытында танышларының тәненә берничә мәртәбә утын пүләне белән сукканнар. Кыйналу нәтиҗәсендә ир-ат авыр тән җәрәхәтләре алган.
Гаепләнүчеләрне җинаять кылганнан соң полиция кулга алган. Ир-атларга карата җинаять эше ачылган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.