news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике иномарка бәрелешкәч, алты кеше һәлак булган

Исән калган кешеләрне чыгару өчен машина тимерләрен кискәннәр.

news_top
Ике иномарка бәрелешкәч, алты кеше һәлак булган
https://48.mchs.gov.ru

21 июньдә Липецк өлкәсенең Елецкий районындагы трассада ике иномарка бәрелешкән, алты кеше һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

11.45 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә хәбәр килә. Задонский районындагы Паниковец авылы тирәсендә ике машина бәрелешүен әйтәләр. Урынга коткаручылар бара.

Биредә «Kia Rio» белән «Hyundai Creta» авариягә очраган. Килеп җиткән коткаручылар коточкыч хәл күрә. Машиналар яньчелеп беткән консерва банкасы кебек була, диелә бу хәбәрдә.

Кешеләрне коткару өчен, тимерне кисәргә туры килә. Алты кеше урында ук һәлак була, исән калган кешеләр ашыгыч ярдәм машинасы барырлык хәлдә булмый, аларны күтәреп кенә илтәләр. Бәхеткә, авариягә очраган машиналарда балалар булмый.

«Фаҗига урынына барган коткаручылар мәрхүмнәрнең мәетләрен алды, исән калган кешеләрне ашыгыч ярдәм машинасына илтергә ярдәм итте. Шулай ук бәрелешкән машиналар янып китмәсен өчен чаралар күрелде», — дип аңлатканнар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Липецк өлкәсе буенча идарәсендә.

Авария сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, башлангыч версия буенча, авария каршы як полосаг чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бәрелешкәч, машиналарның берсе юл кырыена төшеп капланган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар