Ике иномарка бәрелешеп, җиде кеше имгәнгән
Трассада "Мазда" һәм "Фольксваген Гольф" капланган.
Башкортстанның Белорет районында Белорет — Серменево — Магнитогорск һәм Серменево — Амангильды — Баймак юллары чатында 12 августта көндез коточкыч авария булган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
Трассада "Мазда" һәм "Фольксваген Гольф" капланган. Юл һәлакәтендә җиде кеше имгәнүе билгеле. "Мазда" йөртүчесенә һәм аның дүрт пассажирына, "Фольксваген" йөртүчесе һәм аның пассажирына табиблар ярдәме кирәк булган.
"Юл һәлакәте булган урында өч коткаручы һәм бер берәмлек техника эшләде", дигәнннәр агентлыкка Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.