news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике җиңел машина бәрелешкәч янгын чыккан, өч кеше үлгән

news_top
Ике җиңел машина бәрелешкәч янгын чыккан, өч кеше үлгән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынын Оренбург өлкәсе буенча Баш идарәсе телеграм-каналы

Оренбург өлкәсендә Орск – Домбаровка трассасында юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше үлгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча баш комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «ВЕСТИ.ру».

Якынча мәгълүматлар буенча, Орскидан 5 километр ераклыкта Renault автомобиле, алдагы машинаны узып китү өчен, каршы як полосага чыга, анда Geely белән бәрелешә, ә аннары яна башлый.

«Табиблар килеп җиткәнче үк 3 кеше үлгән», – дигәннәр полициядә.

Якынча мәгълүматларга караганда, Renault автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе, шулай ук Geely машинасының 1990 елгы йөртүчесе һәм 1999 елгы пассажиры һәлак булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынын төбәк буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, үлүчеләрнең берсен гидравлик авария-коткару инструменты ярдәмендә генә чыгара алганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар