Ике хатын уртак сөяркәне кер бавы белән буып үтергәннәр
Уфада 44 һәм 45 яшьлек ике иптәш хатын бергә яшәгән ирләрен кер бавы белән буып үтергәннәр.
44 һәм 45 яшьлек ике хатын бер ир белән яшәгән. Бергә аракы эчеп утырганда, 44 яшьлеге уртак сөяркә белән талашкан. Хатын, иргә ташланып, аны каешы белән буа башлый. 45 яшьлек иптәше бу ызгышта дус кызы ягын ала. Ул кер бавын кисеп ала һәм ирне буарга булыша. Соңыннан ике хатын эчүләрен дәвам итә. Эчеп бетергәч, алар полициягә шалтыраталар.
Хатыннар башта үзләренең гаепле булуларын танымый, әмма соңыннан алар ирне үтерүләрен таный, дип яза ГлавУфа сайты.