Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике хатын песи аркасында талашып, берсе икенчесенә илле тапкыр пычак кадаган

Ике хатын песи аркасында талаша башлаган.

news_top_970_100
Ике хатын песи аркасында талашып, берсе икенчесенә илле тапкыр пычак кадаган

Саратов тирәсендәге Энгельс шәһәрендә бер хатынны дустын үтергән өчен тугыз елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Җинаятьче хатын июль азагында дус хатынына кунакка килә. Ул йорт хайваннарын ашатмыйсың дип, хуҗа хатынга кисәтү ясый. Үзе песине ашатмакчы була. Ләкин йорт хуҗасы каршы килә.

Шуннан соң исерек кунак хатын пычак ала һәм фатир хуҗасына чама белән илле тапкыр кадый. Яраланган хатын урында ук җан бирә.

Суд җинаятьче хатынны "Үтерү" маддәсе буенча гаепле дип тапкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100