news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ике гомерне дә саклап калырга тиеш идек»: йөкле хатынга йөрәк күчереп утыртканнар

Йөкле хатын-кызда миокард инфаркты, табибларның югары пилотажы, радиация, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты һәм зур мәхәббәт – бөтен илне шаулаткан бу сирәк тарихта әллә ниләр бергә туплана.

news_top
«Ике гомерне дә саклап калырга тиеш идек»: йөкле хатынга йөрәк күчереп утыртканнар
Фотоны Екатерина Самойленко тәкъдим итте

Чаллыда яшәүче яшь әнине коткару тарихы – «Татар-информ» язмасында.

Бу хәлләр Чаллы шәһәрендә башлана. Екатерина Самойленко декрет ялына чыга. Ире белән бергә алар кыз бала тәрбияли һәм икенче балаларын көтә. Йөклелекнең 32 нче атнасы була.

«Йөклеклек бик яхшы узды. Шул хәерсез көнгә берәр атна кала уң як иңсәм авыртты, һәм күкрәгем яндырып торды, мин йөрәк турында уйлап та карамадым. Озакламый бу узды», – дип сөйли Екатерина Самойленко.

4 июльдә Екатерина кайнанасында кунакта була. Көтмәгәндә күкрәге кысып авырта башлый, һәм ул аңын югалта. Ире аны кулларына күтәреп, 5 нче каттан «ашыгыч ярдәм» машинасына каршы чаба. Екатерина күңеленнән генә бар якыннары белән бәхилләшеп өлгерә, ә үзе сүзләренчә, вакыт һәм тирә-ягы бик сәер тоелган.

Екатерина ул мизгелдә тирә-ягында ниләр булганын начар хәтерли, шуңа күрә бу хәлләрнең төп өлешен аның ире Дмитрий сүзләреннән бәян итәбез.

Фото: © Антонина Панина тәкъдим итте

«Без «ашыгыч ярдәм» медицинасы хастаханәсенең (БСМП) шок терапиясе кабинетына килдек. Гел күзәтүдә булган йөкле хатында миокард инфаркты килеп чыгуга табиблар да шаккатты. Алар, үлем куркынычы бик зур, дип кисәтте», – дип искә ала Дмитрий Самойленко.

Табиблар йөрәкне тукландыра торган коронар артериянең катламнарга аерылуын ачыклый.

«Бала тапкан вакытта коронар артерияләр диссекциясе – меңгә бер була торган очрак. Бу – йөклелекнең өченче триместрында яки бала тапканнан соң булырга мөмкин. Төгәл генә сәбәбен атау авыр. Һәр очракта да бары тик фаразлар гына була ала. Элегрәк салкын тиеп авырган вакытта коронар кан тамырлары өзлеккән булырга һәм симптомнарсыз гына узган булып, шул да тәэсир иткән булырга мөмкин», – дип аңлатты «Татар-информ»га Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы урынбасары Антонина Панина.

БСМП табиблары Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким белән даими элемтәдә тора. Кан тамырының аерылган стенкасын беркетү һәм кан агуны туктату өчен стентирование ясарга кирәк була. Йөрәге туктамасын өчен, Екатеринаны ЭКМО аппаратына тоташтыралар – ул аңа йөрәген алмаштырырга тиеш була. Шуннан соң аның хәле бераз тотрыклылана, бу – табибларга стент куярга мөмкинлек бирә.

Катяның гомерен саклап калуда катнашкан табиблар сөйләвенчә, бу – йөкле хатынны ЭКМО аппаратына тоташтыруның Россиядә беренче очрагы булган.

Фото: © Антонина Панина тәкъдим итте

«Йөрәк күчереп утыртырга кирәк»»

6 июль иртәсендә Казаннан Чаллыга Татарстанның Республика клиник хастаханәсе һәм Марат Садыйков исемендәге 7 нче Казан шәһәр клиник хастаханәсе табиблары килә. Ул көнне игълан ителгән «Ковер» планы аркасында һава юллары ябык була, шуңа күрә табибларга Чаллыга санавиация вертолетында түгел, ә җир өсте транспортында барырга туры килә.

Екатеринаның кан тамыры тагын да катламнарга аерыла, икенче инфаркт була. Кардиохирурглар икенче стент куя. Әмма хатын-кызның йөкле булуы медицина методларының бөтен арсеналын да кулланырга мөмкинлек бирми.

«Максат – ике гомерне дә коткарып калу иде. Ике инфаркттан зарарланган йөрәк ике организмны яшәтә һәм инде көче җитми иде. Аның өчен аппарат эшләде», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га РКБның матбугат хезмәтендә.

Екатеринага йөрәк күчереп утыртырга кирәклеге аңлашыла, әмма аны карынындагы бала белән бергә күчереп йөртү бик куркыныч була.

«Пациентны хәтта самолет белән дә транспортировкаларга ярамый иде. Очыш вакытында тулгаклар башланачак – әни дә, бала да үләчәген аңладык», – дип сөйләде РКБның медицина буенча баш табиб урынбасары Айнагөл Баялиева.

Табиблар ашыгыч рәвештә кесраев кисеме ясарга була. Операциягә, мөгаен, моңа кадәр булмаганча, бик җентекләп әзерләнәләр. Табиблар консилиумы, 2 төн йокламыйча, барлык куркынычларны да барлап чыга. Вакытны секундына кадәр саныйлар, һәр тамырдан кан агуны туктатырга әзерләнәләр, операция өстәле янында урыннарны билгелиләр.

Айнагөл Баялиева

Фото: © «Татар-информ» / Владимир Васильев

«Әгәр без пациентканы югалта башласак, йөрәк-кан тамырлары хирурглары, бик зур дозада нурланыш кулланып, операциягә керешергә тиешләр иде. Шуңа күрә якынча 50 кешедән торган табиблар бригадасы кургаш алъяпкычлар киде», – дип аңлаттылар РКБның матбугат хезмәтендә.

Табиблар кан күп агар дип фаразлый, чөнки тоташтырылган ЭКМО аппараты канга куерырга ирек бирми. Кардиохирурглар һәм кардиореаниматологлар препаратларның дозасын бик төгәл исәпләгән, ә рентгенхирурглар аналык артерияләрен эмболизацияләү өчен микрокатетерлар куйган. Болар барысы да күпләп кан югалтмас өчен кирәк, чөнки күп кан югалтудан пациент үләргә мөмкин.

«Кан югалту куркынычы гаять зур иде. Татарстанда мондый очрак беренче тапкыр булды. Операция бүлмәсендә әлегә кадәр мондый хәл күргәнем булмады дип уйладым. Безнең өчен иң мөһиме пациентның гомерен саклап калу һәм балага гомер бирү иде. Акушер анестезиологларның спецификасы шундый – аларда икеләтә җаваплылык. Әнине дә, баланы да коткарып калу мөһим», – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йөкле хатыннар анестезиясе һәм реанимациясе буенча баш белгече, Казанның 7 нче хастаханәсенең бүлек мөдире Ренас Аббазов.

1702 граммлы кыз бала туа. Тикшергәннән соң, яңа туган баланы Татарстанның Балалар клиник хастаханәсенә тапшыралар.

Фото: © t.me/minzdrav_ru

«Катяга Мәскәүдә Илкүләм трансплантология һәм ясалма органнар тикшеренү үзәгендә йөрәк күчереп утыртырга кирәк иде. Башта түләүле юлдан «ашыгыч ярдәм» машинасында алып барырга теләдек. Тик бу план барып чыкмады, чөнки озак һәм селкенеп барырга кирәк. Безгә, самолет була, диделәр», – дип сөйләде Дмитрий Самойленко.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгың Ил-76 махсус борты Түбән Каманың «Бигеш» аэропортына төшә. Реанимобиль бик зур самолетка керә, һәм ул ирле-хатынлы Самойленколарны Мәскәүгә алып китә.

Пациентны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәп баручы белгечләре: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык буенча штаттан тыш баш белгече Владимир Климов белән бергә Акушерлык, гинекология һәм перинатология илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең анестезиология-реаниматология буенча директоры урынбасары Михаил Кецкало озата бара.

11 июльдә Катяга донор йөрәге күчереп утырталар. 11 июльдә – ул кабат яши башлый.

Фото: © t.me/minzdrav_ru

«Мин үз тормышымда түгел, ә башка чынбарлыкта яшим»

«Соңыннан 3 көн реанимациядә яттым: ятасың, шприцтан әз-әз генә эчәсең, капельницадан ашыйсың. ЭКМО минем белән тагын 1 көн булды әле, соңыннан аны кабат наркоз ясап алдылар. 14 июльдә мин тирә-якта ниләр булганын аңлый башладым, ә моңа кадәр барысы да томан эчендәге кебек иде», – дип искә ала Екатерина Самойленко.

Хәзер Екатерина Шумаков исемендәге НМИЦта дәвалану уза. Аның янында ире, ул хатынына булдыра алганча, бар нәрсәдә дә булыша. Ешрак йөрергә мәҗбүр итә, шарлар кабарттырып, үпкәләрен күнектерә, ә аңа авыр булганда, кулларыннан тота.

Катяның куллары тулысынча хәрәкәтләнә алмый – аның күкрәк сөяге киселгән һәм хәзер ул тернәкләнә. Хатын-кыз һәрдаим корсет киеп йөри. Аңа кулларын күтәрергә, аларга таянырга, шулай ук авыр әйбер дә күтәрергә ярамый әле.

«Мин гадәти кешеләр кебек утыра һәм тора алмыйм әле. Карават янындагы махсус бау ярдәм итә – мин аңа үреләм, һәм, әлбәттә, ирем гел булыша. Миңа хәзер җиңелрәк инде. Мине беренче мәртәбә утыртканнарын хәтерлим – вестибуляр аппаратым аздан гына акылдан шашмый калды», – дип сөйли Екатерина.

Катя сүзләренчә, яңа йөрәген ул ниндидер чит-ят нәрсә итеп сизми, ул хәзер – аның гәүдәсенең бер өлеше.

Антибиотиклар һәм капельницалар аның өчен әлегә гадәти нәрсә, алда аны тернәкләнү көтә. Екатерина сүзләренчә, аның гомеренең ахырына кадәр терапия көтә. Өстәвенә, хастаханәдән чыккач та, аңа Мәскәү табибларына даими күренеп торырга кирәк булачак.

«Мин хәзер үз тормышымда түгел, ә башка чынбарлыкта яшим. Вакыт башкача ага. Бу – вакытлыча гына этап, без аның тәмамлануын көтәбез. Олы кызым янына кайтуны көтәм, икенче кызымны кулыма аласым килә. Гадәти нормаль тормыш телим», – диде ул.

Үлем тырнагында тартышканда, Екатерина үз гомерендә булган бер нәрсә өчен дә үкенмәгән. Бары тик матди байлыкларга артык игътибар бирмәскә, ә күбрәк сәяхәт итәргә һәм балалар белән күбрәк вакыт уздырырга кирәк булган, дип кенә уйлаган.

«Үлем янәшә генә булганга куркыныч. Яшәүнең кадерен белегез», – дип йомгаклады Екатерина.

Фото: © Екатерина Самойленко тәкъдим итте

«Без Катяга яшәү вәгъдә иттек»: әлеге тарих геройларының истәлекләре һәм хис-кичерешләре

Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, пациент Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашевның махсус шәхси контролендә була. Ул барлык консультацияләрне, Чаллыга тиешле белгечләрнең килүен һәм Екатеринаны Шумаков исемендәге НМИЦка транспортировкалауны оештыруда турыдан-туры катнаша.

«Көннең, төннең теләсә кайсы вакытында ул безнең белән элемтәдә булды. Аның катнашы бәяләп бетергесез», – дип сөйләде Антонина Панина.

«Бу бәхетле очракта РКБның элекке баш табибы Рафаэль Шәвәлиевнең катнашуын әйтмәсәк, гаделсезлек булачак. Ул әлеге хәлләр турында баштан ук хәбәрдар булды. Аның ярдәме аркасында Екатеринаны Мәскәүгә мөмкин кадәр тизрәк җибәрделәр», – диде Айнагөл Баялиева.

«Бер мизгелдә Екатерина аңына килде һәм, кесареводан соң яшәячәкменме, дип сорады. Табиблар аңа яшәү вәгъдә итте. Әлегә кадәр бу хәлләрдән бөтен кешенең күзенә яшь килә, каз тәне чыга», – дип сөйләделәр РКБның матбугат хезмәтендә.

Чаллының БСМП баш табибының медицина буенча урынбасары Антонина Панина ул көннәрдә хастаханәдән чыкмавын исенә төшерә.

«Яп-яшь әнинең күз алдында үлеп баруын күрү бик авыр иде. Без 1000 процентка тырыштык, көчебездән килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләдек. Реаниматологлар, рентгенхирурглар, акушерлар һәр минут өчен көрәштек, бөтен куркынычларны исәпләргә тырышып, бик сак, адымлап кына бардык. Бары тик бөтенебез бергә генә моны эшләп чыга алдык. Катя өчен барысы да кайгырып торды.

«Ашыгыч ярдәм» фельдшерлары чираттагы авыруны алып килгән саен Катяның хәлен сорашып торды. БСМПда бу хәлгә битараф калган бер генә кеше дә булмагандыр. Кама балалар медицина үзәге баш табибы Альберт Хәйретдинов аерым телгә алуга лаек. Ул шул вакытта безнең пациент була торып, читтә калмады һәм безгә акушер буларак актив ярдәм итте, шулай ук консультация бирде һәм үзенең белгечләрен бездә эшләтүне оештырды», – дип сөйләде Антонина Панина.

Видео: БСМПның «ВКонтакте» төркеменнән

Татарстанда Екатерина һәм Дмитрийны ике кызы – 6 яшьлек Ева һәм яңа туган Зоя көтә.

Зоя әлегә ДРКБда, әти-әнисе көн саен аның хәлен белешеп тора һәм кызларын видоеэлемтә аша күзәтә. Хәзер Зоя ИВЛ аппаратыннан башка үзе сулый, 20-25 грамм ашый, ә беренче көннәрдә нибары 8 грамм гына ашаган булган.

Евага әнисенең йөрәге авырткан дип әйткәннәр, тик Екатерина һәм Дмитрий аңа йөрәк күчереп утырту турында сөйләмәскә булган, чөнки баланың моны ничек кабул итәсен белеп булмый.

«Беренче көннәрдә мин хастаханәдән чыкмадым да. Теләсә нинди мәгълүмат көттем, тик яхшы хәбәрләр булмады. Өйгә кайттым, мине олы кызым гына коткарды, аның елмаюы мине куркыныч уйлардан һәм нык борчылулардан арындырып торды. Ялгызым булсам алардан котыла алмаган булыр идем», – дип исенә төшерә Дмитрий Самойленко.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар