Ике генә көн яшәп калганнар: Тукай районында янгын ипотекага алган йортны юк иткән
Тукай районының Круглое Поле бистәсендә бер гаилә яңа йортларында 2 генә көн яшәп калган. Янгын хуҗалыкны юк иткән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Янгын 14 гыйнварда чыккан. Шәхси йортта 82 яшьлек әби үзе генә булган. Кызы – эштә, ә оныгы эшләре буенча чыгып киткән. Әби шарт-шорт килгән тавышлар ишеткәч, мәчегә берәр нәрсә булмаганмы дип караган, ләкин песине таба алмаган. Куе төтен күргәч, ул, пальтосын гына киеп, үзе урамга чыгып өлгергән. Шулай итеп әби исән калган. Бер мизгелдә ут бөтен йортны чолгап алган, яңа җиһазларны, киемнәрне һәм барлык мөлкәтне юк иткән. Янгында гаиләнең яраткан мәчесе һәлак булган.
96 квадрат метрлы йорт чагыштырмача яңа – 5 ел элек кенә салынган булган. Хәзерге хуҗалары аны 10 гыйнварда сатып алган, күченгәнче ремонт ясаганнар, яңа җиһазлар урнаштырганнар. Кызганычка, алар яңа өйләрендә 2 генә төн кунып калганнар.
Тикшерүнең якынча версиясе буенча, янгын чыгуга электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпче булырга мөмкин.
Йортсыз калган гаилә хәзер туганнарында яши. Кызганычка, алар йортны иминиятләштереп өлгермәгән, ә йорт ипотекага алынган булган.
Янгын урынын җыештырырга әлегә рөхсәт итмиләр – техник экспертиза билгеләнгән.