news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике эшмәкәр, ялган бәдрәф кәгазе ясап сатып, миллионнар эшләгән

Чаллыда ясала торган бәдрәф кәгазенең товар билгесен Чиләбедә өч ел кулланганнар.

news_top
Ике эшмәкәр, ялган бәдрәф кәгазе ясап сатып, миллионнар эшләгән

Чиләбе шәһәрендә яшәүче ике эшмәкәр Яр Чаллыда ясала торган бәдрәф кәгазенең товар тамгасын рөхсәтсез файдаланган. Шулай итеп ялган бәдрәф кәгазе ясап, алар миллионнарча табыш эшләгән. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

Эшмәкәрләр цех ачып, хезмәткәрләр яллаган һәм контрафакт чыгарып яткан. Эшчеләр рәсми булмаган предприятиедә эшләгәннәрен дә белмәгән. Бу бизнес өч ел дәвам иткән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, эшмәкәрләр шушы өч елда 260 мең рулон ялган бәдрәф кәгазе ясап саткан.

«Товар билгесе хуҗасына килгән зыян 2,4 миллион сум чамасы. Суд карары нигезендә, гаепле ир-атлар ике елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителде», — дип аңлатканнар Чиләбе өлкәсе прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар