Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике ел көрәштек, җиңә алмадык»: җырчы Наталиның ире фаҗигале вафат

news_top_970_100
«Ике ел көрәштек, җиңә алмадык»: җырчы Наталиның ире фаҗигале вафат

Җырчы Наталиның ире 53 яшьлек Александр Рудин вафат булган. Аның вафаты турында 30 июль иртәсендә хәбәр иттеләр. Продюсер әтисе вафат булып 2 атна узгач үлгән, дип яза woman.ru сайты.

Җырчының җанатарлары продюсерның үлем сәбәбе белән кызыксына. Александр сәламәтлегенә зарланмаган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган. Бу сорауга җавапны җырчы үзе бирде. Ул Александрның короновирус нәтиҗәләре аркасында үлгәнен әйткән.

«2 ел көрәштек, җиңә генә алмадык», – дип сөйләгән Натали РИА Новостига.

Җырчы шуннан башка бернәрсә дә әйтмәгән. Әмма интернетта башка мәгълүмат та барлыкка килде. «Московский комсомолец» басмасы хәбәр иткәнчә, Александрның гәүдәсен үзләре яшәгән йорт подъездының түбәсендә тапканнар. Моның бәхетсезлек очрагы булу-булмавын бары тик фаразларга гына кала. Натали әлегә бу имеш-мимешләргә бернинди дә аңлатма бирмәгән.

Җырчының хәзер нинди хәлдә булуын күз алдына китерү дә авыр. Александр аның тормышында бердәнбер һәм иң мөһим ир-ат булган – алар мәктәпкә укыган вакытта ук таныша һәм 32 ел бергә яши.

Аларның өч уллары – Арсений, Анатолий һәм Евгений бар.

24 августта Натали һәм Александр бакыр туйларын билгеләп узарга тиеш була.

Җырчы гаиләсен һәрвакыт җәмәгатьчелек игътибарыннан саклады – аның социаль челтәрләрендә ире белән төшкән фотолар юк диярлек. Бары тик гаилә корып яши башлаган еллардагы берничә архив фотосы гына бар. Александр Рудин үзе дә шәхси тормышын халыкка чыгармаган.

Александр Рудин һәм Натали 32 ел бергә яшәгән

Продюсерны кайчан җирләячәкләре әлегә билгеле түгел. Аны үзенең туган шәһәре Дзержинскида җирләячәкләре генә мәгълүм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100