Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ике ел элек югалган ир-атның туганнары ярдәм сорый

news_top_970_100

Башкортстанда 2020 елда югалган ир-атны табарга ярдәм итешкән кешегә туганнары акчалата бүләк вәгъдә итте. Хәбәрсез югалган 36 яшьлек Геннадий Сычковның туганнары шул хакта искә төшерә. Бу турыда «Башинформ» яза.

«Мәләвез районында 2020 елның 26 декабрендә югалды. Әле дә табылмады. Аны эзләүдә зур эш башкарылды. Ләкин бер ачыклык та юк. Бәлки хәтерен югалткандыр, үзен башка исем белән атыйдыр. Белешмә өчен бүләк гарантияләнә. Фотога төшереп ватсапка җибәрә аласыз 8-963-14-37-645 яки шалтыратыгыз», – дип яза Геннадий Сычковның туган.

Ул абыйсының корсагында операциядән соң калган шрам булуын да әйтә.

Якынча белешмә буенча,Геннадий Юрьевич Сычков 2020 елның 26 декабрендә Яңа Казановка авылындагы сөт заводыннан чыгып китә. Ул биредә «ГАЗель» йөртүче булып эшли. Дарьино авылында яшәүче бу ир-ат өйгә әйләнеп кайтмый. Шуннан бирле аның турында мәгълүмат юк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100