Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике ел элек вафат булган җырчы Нурисламны тамашачысы искә ала: «Кеше китә – җыры кала»

news_top_970_100
Ике ел элек вафат булган җырчы Нурисламны тамашачысы искә ала: «Кеше китә – җыры кала»
Фото: © социаль челтәрдән

Бүген җырчы Нурисламның вафатына 2 ел. Әтисенең социаль челтәрдәге сәхифәсен хәзер улы Артур алып бара. Ул анда әледән-әле Нурисламның фотоларын, җырларын куеп тора.

Бүген Артур әтисен моңсу шигырьле фототезмә куеп искә алган. Анда – Нурисламны якыннары, дуслары белән уздырган иң бәхетле мизгелләре.

«Кеше китә – җыры кала. Рухы шат булсын», «Урыны оҗмахта булсын, дускаемның», «Тыныч йокласын», – дип язып калдырган Нурисламның тамашачысы бу пост янында.

Нурислам (Николай Аргаков) — татар эстрадасына соңлап кына, «Зәңгәр күзле кызны сагынам» җыры белән килеп кергән иде. Җырчы йөрәк авыруыннан вафат булды. Улы Артур «Интертат»ка әтисенең авырып, даими кан басымы белән интегүен, әмма аны берничек тә табибларга барырга күндерә алмавы хакында сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100