news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике егетне авылдашлары без белән кадый-кадый кыйнаган

news_top

Башкортстанның Сермән авылында берничә ир-ат арасында низаг сугышка әверелгән. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, биредә ике егетне кыйныйлар. Аларга без белән кадыйлар, аннары кимсетәләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Агентлык Эчке эшләр министрлыгыннан комментарий китерә.

«Сермән авылында яшәүче ике кешегә тән җәрәхәтләре ясау турында 5 февральдә Белорет районы буенча Эчке эшләр идарәсенә хәбәр итәләр. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре якынча ачыклаганча, биредә спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда 4 ир-ат талаша. Шул вакытта аларның икесе тән җәрәхәтләре ала. Җинаятьтә шикләнелүчеләрне полиция бүлегенә алып килгәннәр. Аларга карата процессуаль карар кабул ителәчәк», – дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар