news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике егет сөйгән кызлары өчен үч итеп, көндәшләренә пычак кадаган

Ике егет сөйгән кызлары өчен үч итеп, көндәшләренә пычак кадаган

news_top
Ике егет сөйгән кызлары өчен үч итеп, көндәшләренә пычак кадаган

Омск шәһәрендә ике ир-ат шактый гына исереп алгач, җинаять эшләгән. Алар элеккеге сөйгән кызларының хәзерге егетләренә — көндәшләренә пычак кадаган. Фаҗига бер фатирда нәни бала күз алдында була. Бу турыда «МК» сайты хәбәр итте.

Ике кыз бергә яши. Алар бергәләшеп егетләр белән очрашып йөриләр. Шуннан соң кызлар бу егетләрен ташлый. Берникадәр вакыттан соң, алар башка егетләр  белән очраша башлый. 

Ташланган егетләр исә үч саклап кала. Аракы эчеп утырганнан соң, аларда дошманнарыннан үч алу теләге уяна. Исерек егетләр кызлар яши торган йортка килә. Алар ишекне үз ачкычлары белән ачып керә.

Кызлар һәм фатирдагы нәни бала күз алдында канлы фаҗига була. Исерек ир-атлар көндәшләренә пычак белән һөҗүм итә. Егетләрнең берсе урында ук үлә, икенчесе җитди имгәнә. Мәрхүмгә 21 яшь, имгәнгән егеткә 24 яшь була. 

Көнче җинаятьчеләр урыннан качып китмәкче була. Аларны тиз арада тоталар. Җинаятьтә шикләнелүчеләрне кулга алалар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар