«Ике дөнья. Ике мәдәният» - Илсөя Бәдретдинова Дагыстан җырчысы белән дуэт яздырган
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова соңгы арада көтелмәгән дуэтлар яздыра. Шушы арада гына җырчының Әнвәр Нургалиев, Айдар Галмиов, Элвин Грей белән дуэтлары дөнья күргән иде. Инде Илсөя бөтенләй башка образда һәм Дагыстан җырчысы Бахтавар (Амрид Келечиев) белән рус телендәге «Татарка» җырын яздырган.
«Ике дөнья. Ике мәдәният. Бер музыкаль «бомба»! Бахтавар белән Илсөя Бәдретдинова көтелмәгән дуэтта берләште! Кавказ темпераменты татарча күңел белән кушылу бик тә үзенчәлекле килеп чыкты», – дип яза бу хакта Илсөя үзенең сәхифәсендә.
«Татарка» җыры чыннан да, бөтен интернетны «шартлаткан». Бахтавар үзенең сәхифәсендә хәбәр итүенчә, трек инде хәзер үк ярты миллионнан артык караулар җыйган.
«Сезгә Илсөя Бәдретдинова белән уртак җырыбыз бик ошаган, ул инде хитка әверелгән. Без моңа бик шат! Тиздән сез җырның тулы версиясен дә ишетерсез», – ди артист.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Татарка» җыры Бахтавар репертуарында элек тә бар иде. Шундый ук исемле җырны Бахтавар моңа кадәр Элвин Грей белән дуэтта башкарды.