news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гыйлем алган мөселман кешесе нинди бәхеткә ия була?

news_top

Әгәр ике дөнья бәхетенә ирешергә теләсәң, гыйлем ал! Коръәндә: «Аллаһы арагыздан иман китергәннәрне һәм гыйлем бирелгән кешеләрне дәрәҗә ягыннан күтәрер», – дип әйтелгән. («Әл-Мүҗәдәлә / Бәхәсләшү»)

Әлбәттә, ышанычлы уку йортында һәм белгән укытучылардан гыйлем алганда үтәлергә тиешле булган тәртипләр бар:⠀

Иң беренче чиратта ният дөрес булырга тиеш. Кеше гыйлемне башкалар янында үзен өстен тотар өчен түгел, ә Аллаһы ризалыгы һәм кешеләргә ярдәм итәр өчен ала.⠀

Гыйлем алу – зур хезмәт. Әгәр гыйлем алырга тотынган булсагыз, җиренә җиткергәнче тырышу кирәк. Расүлебез: «Гыйлем аңа омтылу нәтиҗәсендә туплана», – дип әйткән (имам Әт-Тәбарани).⠀

Гыйлем – кеше өчен зур җаваплылык. Гыйлемгә ия булган кеше моны аңларга тиеш, чөнки күпләр аны үзләренә үрнәк итеп алачак. «Менә ул да шулай эшли, димәк, бу – рөхсәт ителгән гамәл», – дип фикер йөртәчәк. Боларга җитди карау кирәк.

«Хозур дин турында» телеграмм-каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар