news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике биек йорт арасында канатта йөрүче экстремалны видеога төшергәннәр

Цирк хезмәткәре күршедә яшәүче клоунга кунакка канат аша гына йөри, дип шаярта бу тамашаны күзәтүчеләр.

news_top
Ике биек йорт арасында канатта йөрүче экстремалны видеога төшергәннәр
Санкт-Петербургта экстремал ир-ат ике йорт арасында 15нче этаж биеклегендә тарттырылган канат буйлап йөргән. Әлеге кадрларны РЕН ТВ күрсәтте.

Видеодан күренгәнчә, җан өшеткеч тамашаны уннарча кеше астан карап тора. Урамда көчле яңгыр ява, каты җил исә. Ләкин батыр акробат һава торышына игътибар итми. Билгеле бер мизгелдә артист аска егылып төшеп китә. Ул иминият тросына тотынып кала. Экстремал берничә тапкыр шулай егылып күрсәтә. Егыла-егыла, ул каршы якка чыгып җитә.

Урамда карап торучы кешеләр цирк хезмәткәре күршедә яшәүче клоунга кунакка канат аша гына йөри, дип шаярткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар