Хатыным Резеда искиткеч хатын-кыз иде. Өйләнешкәндә икебезгә дә 25 яшь иде, бер-беребездән башка тормышны күз алдына да китерә алмадык.
Икәү бергә әллә никадәр матур, рәхәт мизгелләр кичерербез, тигез картаербыз, дип хыялландык.
Өйләнешеп 2 ел узгач, улларыбыз – игезәкләр Айнур белән Илсур туды.
Улларымны беренче тапкыр кулыма алгач, бәхеттән нишләргә белмәдем. Резеда балалар белән, өй һәм көнкүреш белән шөгыльләнде. Акча ягыннан безнең бар да яхшы булды.
Без абыем белән фатирларга ремонт ясый торган зур булмаган фирма ачтык. Үз эшебезне намус белән, җиренә җиткереп башкардык, шуңа күрә заказларыбыз да күп булды, Аллаһга шөкер.
Берничә елдан хатыным белән шәһәр читендә йорт салырга хыялландык. Урынын да сайлап куйдык. Олы юлдан читтә, урман янында иде ул җир.
Резеда анда матур бакча үстерергә теләде. Җәйге эссе көннәрдә улларым белән шунда уйнап йөрүләребезне күз алдына китереп хыяллана башладым.
Әмма бәла аяк астында. Хатыным Резеда авырып китте. Ул «җитди бернәрсә дә юк, аяк кына авырта» дип йөрде. Хәтта табибка да барып күренергә теләмәде. Әмма аягы ныграк авырта башлагач, аны табибка барырга үгетли башладым.
Анализлар, табиблар тикшерүе һәм теге каһәр суккан чир – сөяк рагы... Соңгы 6 айда хатыным авыру белән көрәште, әмма чир аны җиңде. Мин ахырга кадәр хатыным белән булдым.
«Улларыбызны ташламаска һәм мине алыштыра алырлык хатын-кыз табарга сүз бир», – диде ул миңа, үләренә берничә атна кала.
«Нәрсә сөйлисең инде! Син тереләчәксең! Вакыт кына кирәк тагын!» – дип әйттем аңа ул вакытта.
Әмма ул да үз сүзен бирергә теләмәде. Бу теләген әле күп тапкырлар кабатлады ул. Аңа бу турыда әйтүнең никадәр авыр икәнен күреп тордым, шуңа күрә, аңа җиңелрәк булсын дип, вәгъдә бирдем.
Соңгы мәртәбә сөйләшеп, ярты сәгать узгач, миңа хастаханәдән шалтыратып, Резедамның үлгәнен әйттеләр. Хатынымны җир куенына иңдергәнче, аның вафатына ышана алмадым. Моны бары тик куркыныч төш дип кенә уйлап йөрдем.
Менә-менә уянырмын да хатынымның кухняда иртәнге аш әзерләнеп йөргәнен күрермен дип уйладым. Аны кабергә иңдергәч кенә аның башка юклыгын аңладым, үземнең дә аның артыннан китәсем килде.
Улларым булмаса, бәлки, шулай эшләгән дә булыр идем. Ул вакытта Айнур белән Илсурга 3 яшь иде. Улларым өчен ничек тә яшәргә тиеш идем мин.
Мин 2 ел хатыным, үткән тормышым турында гына уйлап яшәдем. Авыр булды. Улларым хакына үз-үземне кулга алырга, бу кайгыны кичерергә тиеш идем, әмма булдыра алмадым.
Эленке-салынкы гына, робот кебек йөрдем. Хатынымның көлүен, иртәләрен миңа кофе ясап бирүен, минем маңгаема төшкән чәчләрне сыпырып куюын, мине кочуын, балаларны ашатуын, алар белән мәш килүен әлегә кадәр хәтерлим.
Хәтта төшләремдә дә бергә булган мизгелләрне уйладым. Ә уянгач, елый-елый, язмышымны каргый идем.
Нигә миңа шундый бәхет бүләк итте дә, аннан кире тартып алды ул? Әле ярый әнием янәшә булды, улларымны карарга булышты, алар әниләрен сагынып елаганда юатты. Юкса, мин акылдан шашкан булыр идем.
Соңрак бу хәсрәт басыла башлады. Мин әкренләп төшенкелектән чыга башладым, әмма йөрәгемдә яңа мәхәббәткә урын юклыгын элеккечә ачык аңладым.
Резедага биргән вәгъдәм исемдә, әмма бу вәгъдәмне яртылаш кына үтәргә булдым. Резедамны алмаштырырлык хатын-кыз таба алмам, дип уйладым. Аннан, мин каян эзләргә тиеш соң ул хатын-кызны?
Эштән соң шундук өйгә, улларым янына ашыгам. Каядыр барып, кем беләндер танышырга бөтенләй буш вакытым булмады.
Гаиләбез 3 кешедән: миннән һәм улларыбыздан гына торачак, дип уй белән килештем. Әмма язмышның миңа карата үз планнары булган.
Яңа хисләр миңа көтмәгәндә килде. Узган елның сентябрендә Айнур белән Илсур икенче сыйныфка укырга керде. Беренче көнне аларны мәктәпкә алып килдем, парта артына утырттым һәм башка әти-әниләр белән укытучыны көтеп тордык.
1нче сыйныфта укыткан укытучылары декретка китте, һәм аны яңа укытучы алыштырырга тиеш иде.
Яңа укытучы ниндирәк кеше икән, аның белән нәрсә сөйләшербез дип, башка әти-әниләр белән гәпләшеп торганда, ишек ачылды.
Кабинетка яшь укытучы килеп керде. Аны күрүгә тыным капты.
«Хәерле иртә. Минем исемем Алия Мансуровна. Мин сезнең балаларыгызның укытучысы булачакмын», – диде ул, елмаеп.
Шул мизгелдә еллар буе баш очымда куерып торган кара болытларның таралуын, һәм алар арасыннан әкрен генә кояш чыгып килүен сиздем.
Алга таба нәрсә булганы бөтенләй хәтерләмим. Мин уйларымны, игътибарымны туплый алмадым. Башка әти-әниләр әллә никадәр сорау бирде, нәрсәдер язып барды, ә мин селкенми дә утырдым, бернәрсә эндәшмәдем һәм Алиягә генә карап тордым.
Аннан әйтеп бетергесез җылылык бөркелеп тора, өстәвенә, ул шундый чибәр, сөйкемле!
Өйләргә таралышканда, мин ике әйберне генә – иртәгә улларымның беренче дәресе 8:45 сәгатьтә башланачагын һәм аларның яңа укытучыларына баш югалтып гашыйк булуымны төгәл белә идем.
Бу хисләр башымны әйләндерде. Эчемдә хисләр өермәсе купты. Юк, мин Резеда турында онытмадым.
Әмма аның турындагы уйларга Алия турында уйлар да өстәлде. Мин аны уйламый булдыра алмадым.
Юк-бар сәбәп табып мәктәпкә килеп йөрдем, бары тик аны күрергә, әз булса да сөйләшергә теләдем. Улларым да моны сизеп алды.
«Әти, син нишләп Алия апа янына еш йөри башладың?» – дип сорады берсендә Айнур.
«Аха, гашыйк булдың әллә?» – диде Илсур.
Ә мин, оялып, күз карашымны аска төшердем.
«Юк, – дип мыгырданган булдым. – Әллә ниләр сөйләмәгез. Сезнең уку өчен борчылам, шул гына. Ничек укыйсыз, тәртибегез ничек, дип кызыксынам. Калган әти-әниләр дә килеп сораштыра, мин генә түгел».
Улларымның минем хисләр турында белүен теләмәдем. Дөресен генә әйткәндә, үземне ахмак итеп тойдым.
Малайлар: «Аха!» – дип баш кактылар да бүлмәләренә кереп киттеләр.
Алар минем сүзләргә ышанды һәм минем мәктәпкә еш барып йөрү темасына нокта куелды, дип уйладым.
Тик ялгышканмын. Беренче чирек тәмамланыр алдыннан, улларымны әни белән калдырып тордым да, ата-аналар җыелышына киттем. Гадәттәгечә, мин Алиягә сокланып карап утырдым.
«Рамил Хәйдәрович, бераз тоткарлана алмассызмы?» – дип эндәште миңа Алия, җыелыш беткәч.
«Әйе, берәр нәрсә булдымы әллә? Малайлар берәр нәрсә эшләдеме?» – дип сорадым.
«Юк, юк... Миңа сезнең белән икәүдән-икәү генә сөйләшергә кирәк иде», – диде Алия.
Ул калганнар чыгып беткәнне көтте дә класс ишеген япты.
«Нәрсә булды соң?» – дип сорадым тагын бер кат.
«Ничек әйтергә икән... Бүген тәнәфестә минем янга сезнең улларыгыз килде. Бик җитди кыяфәт ясап, сез миңа гашыйк булгансыз икән, диделәр. Һәм мине очрашуга чакырмакчы буласыз икән...» – диде Алия, мине шаккатырып.
«Гафу итегез... Аларның нишләп болай әйтүен аңламыйм... Алар бала гына бит әле... Мин алар белән сөйләшермен», – дип аңлата башладым.
«Сез мине очрашуга чакырасызмы соң, юкмы?» – дип бүлдерде мине Алия.
Мин, аптырап, башымны күтәрдем. Ә Алия миңа карап елмаеп тора иде.
«Әгәр сез риза булсагыз, чакырам. Монда, якында гына бер әйбәт кафе бар», – дидем.
Без сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Күпме генә сөйләшсәк тә туя алмадым, Алияне калдырып китәсем килмәде.
Без бер-беребез өчен яратылган кебек тоелды миңа. Кафе ябылыр алдыннан, официант безгә китәргә вакыт җиткәнен әйткәч, миңа шундый күңелсез, моңсу булды.
«Борчылма, алда әле мондый очрашулар бик күп булыр», – дип елмайды миңа Алия.
Мин өйгә кайтканда улларым йоклый иде инде. Ишекне ачуга ук әни килеп чыкты.
«Аллага шөкер, кайттың. Малайлар бүген сине, очрашуга барырга тиеш, диде. Мин аңлап бетермим...» – дип, миңа зур кызыксыну белән төбәлде әни.
«Әйе, очрашу булды. Һәм аны малайлар оештырды», – дидем, елмаеп.
Шул вакыттан бирле 6 ай узды. Алия белән бер-беребезне бик яратабыз. 1 ай элек бергә яши башладык.
Алия – бик акыллы, зирәк хатын. Мин Резеданы искә төшереп, хатирәләргә бирелгәндә, аның каберенә барганда, көнләшеп җанымны ашамый, барысын да аңлый.
Улларым өчен дә бик яхшы әни ул. Алия аларга әкиятләр укый, алар белән уйный, сөйләшә.
Улларым да аны бик ярата, кайчан өйләнешәсез инде, дип сорап кына торалар. Мин кабат үземне исән, тере итеп тоям.
Мин кабат хыялланам, планнар корам. Миңа икенче бәхет биргәне өчен язмышыма мең рәхмәтлемен.