Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике баласын үтергән хатын табиб булып эшләгән

news_top_970_100

Барнаулда 2 нәни баласын үтергән, аннары үзенә кул салган хатын табиб булып эшләгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

15 сентябрьдә Барнаулның Индустриаль районында яшь хатын 2 нәни улын үтерә. Малайларның кечесенә 8 ай, олысына 3 яшь була. Фаҗига гаилә яши торган фатирда килеп чыга. 31 яшьлек хатын балаларын дару белән агулаган, дигән белешмә бар. Күршеләре сүзләренчә, полиция препарат тартмасын эзләгән. Бу хатын ни эшлисен белгән булуы ихтимал. Ул педиатр булып эшләгән, дигән сайтның ышанычлы чыганагы.

Җинаятьтән соң хатын хат яза, аннары күршедәге йортка кереп, үз-үзенә кул сала.

Матбугат чаралары әлеге йорт төшерелгән видео тараткан. Анда матур гына брюнет хатын джинсы һәм футболка кигән, лифт көтә, ул абсолют тыныч булып күренә. Аның әле генә 2 бала гомерен өзүе, аннары үзе дә үлергә җыенуы турында бернинди билге юк, дип яза социаль челтәр кулланучылар.

Күршеләре сүзләренчә, декрет ялында булган хатынны балалар мәйданчыгында сирәк күрәләр, олы балалары белән аталары урамга чыга. Гаилә тыныч була.

Тикшерү комитеты видеоларында гаиләнең хәлле тормышта яшәве күренә. Өйдә тәртип, балконда балалар әйберләре кибә, уенчыклар, балалар китаплары күп.

«Без шокта, аны сирәк күрдек, кем уйлаган бит. Ире хәзер төньякта эштә бугай», – ди күршеләре.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100