Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике баласын тәрәзәдән төртеп чыгарды»: Агач йортта өч кеше янып үлгән

Балаларны әниләре коткара, әби, карт әби, әбинең дусты ут эчендә кала.

news_top_970_100
«Ике баласын тәрәзәдән төртеп чыгарды»: Агач йортта өч кеше янып үлгән
Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Мәскәү өлкәсендә Раменское районының Чулково авылында бер йортта янгын чыга. Вакытында уянган әни кеше ике баласын тәрәзәдән чыгарып өлгерә. Янгында тагын өч кеше һәлак була. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

Янгыннан котылып, исән калган кызларга 6 һәм 11 яшь. Сабыйларны күршеләр күреп алган, җылытканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Иске генә йортта янгын төнге өчләр тирәсендә башлана. 36 яшьлек хатын ике кызын тәрәзәдән төртеп чыгара, алар ярымшәрә була. Аннары хатын үзе дә тәрәзәдән урамга чыгып котыла. Бу хәлне күршеләре күреп тора. Алар балалар кычкырышкан тавышка уянып китә. Тиз арада күршеләренә ярдәмгә ташланалар. Салкында ялангач калган балаларны үз өйләренә алып керәләр. Фаҗига турында ашыгыч ярдәмгә һәм янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәләр.

Коткаручылар килгәч, янгында өч кеше һәлак булуы ачыклана. Йортта балаларның әбисе, карт әбиләре — әбисенең 80 яшьлек әнисе, әбинең дусты — 60 яшьлек ир-ат була. Карт әби урында гына ятып тора. Бу кешеләр өчесе дә янып үлә.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, исән калган 36 яшьлек хатынның һәм аның ике кызының торыр урыны да, акчалары да калмаган. Икенче баласы туганнан соң, бу хатын беркайда да эшләми, ул кызларын тәрбияли. Бу гаилә әби һәм карт әбинең пенсиясенә яши. Гаиләдә әти кеше булмый, диелә хәбәрдә.

«13 декабрьдә Раменское районының Чулково авылында дача йорты яна. Янгынны сүндергәндә, коткаручылар өч кеше мәетен таба. Йортның хуҗасы — 80 яшьлек хатын, аның 50 яшьлек кызы, кызның 60 яшьлек танышы һәлак була», дип хәбәр итте. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100