news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ике бала ятим». Элекке иренең машинасына утырып киткән хатынның мәетен тапканнар

news_top

Ростов өлкәсендә 39 яшьлек Алена Р.ны атна ярым эзләгәннән соң үле килеш тапканнар. 2 бала әнисе өеннән чыгып киткән һәм элемтәгә чыкмый башлаган. Хатын-кызны югалыр алдыннан исән килеш күргән соңгы кеше – Аленаның элеккеге ире. Ул Аленаны Аксайдан Ростовка илтеп куйган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Ир-ат элеккеге хатынын, шәһәргә кадәр илтеп куеп, төшереп калдырдым, дип ышандыра. Ул анда кем беләндер очрашырга җыена иде, дип белдерә. Полиция хезмәткәрләре ир-атның сүзләрен дәлилләрлек фактларны озак эзли, ләкин таба алмый. Ә 9 көннән соң югалган хатынның мәете елга яры буенда табыла.

Берничә ел элек аерылышканнар, әмма аралашуларын дәвам иткәннәр

Алена соңгы берничә ел 2 баласы белән әнисе янында яшәгән. Ире белән бик авыр аерылышканнан соң, балаларын алып, шунда күченгән. Ир белән хатын 20 елга якын бергә яшәгән, әмма соңгы вакытта мөнәсәбәтләре бозылган. Алена, аның белән бер йортта яши алмыйча, аерылган. Иренең холкы бик начар иде, дип аңлата моны Аленаның якыннары.

«Кызымны элеккеге ире даими рәвештә кире кайтарырга тырышты. Алена аңа аерылышканнан соң шанс биреп тә карады. Ләкин ахыр чиктә бернәрсә дә барып чыкмады, кабат кавыша алмадылар», – дип сөйләгән Алена югалганнан соң аның әнисе.

Мөнәсәбәтләре катлаулы булуга, хәтта кайчак элеккеге иреннән янаулар ишетүгә карамастан, Алена аның белән араны тулысынча өзмәгән. Янәдән-янә гафу иткән, вакыт-вакыт аның белән күрешкән, бергә вакыт уздырган. Ир-ат еш кына өй эшләре белән ярдәм итәргә, бакча җыештырырга булышырга, кая да булса илтеп куярга тәкъдим итә торган булган.

25 августта Алена әнисенә элеккеге ире белән очрашырга җыенуын әйткән. Машинада йөреп кайтабыз, дигән. Мондый хәл беренче тапкыр гына булмаганга күрә, әнисе моңа һич аптырамаган. Хәтта киресенчә, элеккеге ире белән булгач, кызына куркыныч янамый, дип ышанган әни кеше.

Чыгып киткән дә кире әйләнеп кайтмаган

Ул кичне Алена өйгә кайтмаган. Иң шикләндергәне – ул әнисенең смс-хәбәрләренә җавап бирми башлаган. Әни кешенең күңеленә шом кергән, әмма ул икенче көнгә кадәр сабыр итәргә булган: кызы зур кеше бит, тормышына кысылу яхшы түгел. Иртә белән шул ук хәл кабатланган. Алена шалтыратуларга, смс-хәбәрләргә җавап бирмәгән. Соңрак аның эшенә дә килмәве ачыкланган.

«Ул, кисәтмичә, каядыр китеп бара, шалтыратуларга җавап бирми башлый алмый. Ул беркайчан да 2 инвалид баласын калдырып китмәс иде. Ул аларны бик нык карый иде. Беркайчан да сәбәпсез эшенә бармыйча калмас иде. Моннан тыш, аның барлык документлары өйдә», – дип сөйләгән журналистларга Аленаның әнисе.

Иң беренче эш итеп, әлбәттә, хатын-кызның элеккеге ире белән элемтәгә кергәннәр. Ул, Аленаны әйткән җирендә калдырып киттем, дип белдергән. Яр буеннан ерак түгел җирдә төшеп калды, ул анда кем беләндер очрашырга җыена иде, дип ышандырган. Ир-ат хатынның алга таба нишләргә планлаштырганын белмәвен әйткән.

Югалган хатын-кызның туганнары полициягә гариза язган. Эзләү процессына волонтерлар кушылган. Алар барлык ташландык биналарны һәм корылмаларны карап чыккан, ләкин бернәрсә дә таба алмаганнар.

Хатын-кызның элеккеге иренең версиясе расланмаган

Әлбәттә, тикшерүчеләрнең аерым игътибары Аленаның элеккеге иренең версиясенә юнәлтелгән. Ул югалган хатынны исән килеш күргән соңгы кеше булып тора, һәм ул сөйләгән тарихта сәер детальләр бар. Хатын-кыз шәһәрдәге камераларның берсенә дә эләкмәгән. Ир-ат Аленаны төшереп калдырган булырга тиешле урынны берничә тапкыр тикшергәннәр, ләкин аның сүзләрен дәлилләрлек бернәрсә дә табылмаган. Бу – камераларга эләгергә тиеш булган, әмма ул урында машина туктаган һәм кемнедер төшереп калдырган, дигән версияне расларлык бернинди дә эзләр юк.

3 сентябрьдә көндез югалган хатынны үле килеш тапканнар. Волонтерлар эзләү процедурасын туктату турында рәсми рәвештә игълан иткән. Якынча мәгълүматларга караганда, мәет Дон елгасы яры буенда табылган. Хатын-кызның тәнендә көч кулланып үтерү эзләре булган. Тикшерүчеләр үтерүчене һәм җинаятьнең шартларын ачыкларга тиеш булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар