Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике бала ятим». Байк-клубта ял иткәч югалган гашыйкларны танымаслык итеп имгәткәннәр

news_top_970_100
«Ике бала ятим». Байк-клубта ял иткәч югалган гашыйкларны танымаслык итеп имгәткәннәр
https://pixabay.com/

Коми Республикасының Воркута шәһәрендә бер айдан артык элек ир белән хатын югала. 36 яшьлек Евгения В. һәм 34 яшьлек Вячеслав А. мәетләрен узган атнада тапканнар. Алар шәһәр гаражларында була, мәетләр мәсхәрәләнгән, ир белән хатынны үтергәнче кыйнаганнар. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.
 
Евгения белән Вячеслав байк-клубта булганнан соң югала. Алар җир астына төшеп киткәндәй - бер белешмә дә булмый. Аннары телефоннарын кар өстендә табалар. Җинаять эше ачыла. Мәетләрне 24 мартта алар югалган клубтан биш минутлык юл ераклыгында табалар.
 
Евгения белән Александрны 43 яшьлек Александр К. үтергән дип шикләнәләр. Ул клубта Евгениягә бәйләнгән. Байк-клубның начар даны бар, бер ел элек клуб әгъзаларының берсе хатынын үтергән. Евгения белән Вячеслав клубта ял иткәч, Александрга кунакка китә. Бәйрәм шунда дәвам итә. Аннары Вячеслав йокыга китә, өй хуҗасы кунак хатынга бәйләнә.

Вячеслав Евгения кычкырган тавышка уяна, аны якламакчы була. Александр Вячеславның башына балта белән ике тапкыр бәрә. Аннары ул көндәшен, аның сөйгәнен танымаслык булып кыйнап үтерә. Мәетләрне капчыкка тутыра һәм гаражга илтә. Тикшерүчеләр сорау алганда, Александр гаебен кире какмый. Тикшерү бара.

Александр моңа кадәр дә хөкем ителгән.. Евгения белән Вячеславны эзләгән чакта Александр салкын канлы була, барысын да күреп тора, тик үзенең гаебен сиздерми. 

Евгения укытучы булып эшләгән, аның балигъ булмаган ике баласы ятим калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100