Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике бала яна торган өйдән чыга алмаган

news_top_970_100
Ике бала яна торган өйдән чыга алмаган
"Татар-информ" архивы

Алтайда 2 бала, ут капкан өйдән чыга алмыйча, һәлак булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы яза.

Алтай краеның Алтай районындагы Вавилон авылында 3 июньдә шәхси йорт яна башлый. Агач йортка көндез ут каба. Коткаручылар хәрабәләрне актарганда, 2 сабый мәетен таба.

Ут чыккан чакта өйдә 3 бала һәм аларның анасы була. 3 яшьлек кыз, 6 яшьлек малай һәм яңа туган сабый белән хатын ут эчендә кала. Хуҗабикә хатын күкрәк баласын алып өйдән чыга. Кыз белән малай һәлак була.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара. Гаилә начар буларак хисапта торган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100