news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике бала үлгән, икесе хастаханәдә: Балалар сөрем газы белән агуланган

news_top

Пермьдә Охотников урамындагы йортта урнашкан фатирда балигъ булмаган яшьтәге балалар үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган. Фатирда аңсыз хәлдә 4 бала табылган. Бу хакта vesti.ru хәбәр итә.

Чакыру буенча килгән «ашыгыч ярдәм» табиблары 2007 һәм 2010 елгы 2 балигъ булмаган баланың үлемен теркәгән.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, алар сөрем газы белән агуланып үлгән», – дип хәбәр итәләр төбәктәге Тикшерү комитетында.

2011 елгы 2 балигъ булмаган бала хастаханәгә озатылган. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә.

Тикшерүчеләр вакыйга урынына килгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар