Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике бала тапкач, бер хатынның чәче, керфеге һәм кашы коелып беткән

Ике бала тапкач, бер хатынның чәче, керфеге һәм кашы коелып беткән

news_top_970_100
Ике бала тапкач, бер хатынның чәче, керфеге һәм кашы коелып беткән

Британиядә яшәүче Рима Тейсен (Rima Theisen) исемле хатын ике бала тапкан. Шуннан соң аны чәчләре, кашлары, керфекләре коелып беткән. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән «Лента.ру»  хәбәр итте.

Рима беренче улын тапкан. Шуннан соң, алты айдан хатынның чәчләре коела башлаган. Бу 2016 елда булган. 2017 елның мартында бу хатын икенче баласын - кызын тапкан. Шуннан соң аның хәле авырайган. 2018 елның августына 37 яшьлек хатынның тәнендә бер чәч бөртеге дә калмаган.

Башта хатын таракта бик күпләп чәч бөртекләре калуын абайлап ала. Аннары идәндә чәчләр ятуын күрә. Ул бу хәл турында интернеттан укый һәм бала тапкач чәч коелырга мөмкин дип уйлый. Берничә айдан чәч коелу тукталырга тиеш дип көтә. Ләкин аның чәчләре шулкадәр тиз коела, яңалары үсеп өлгерми. Рима табибка мөрәҗәгать итә. Ләкин терапевт аның борчуына җитди карамый.

2018 елның маенда Рима Трейсен калган чәчләрен кисеп ала. Ул бу чәчләрен яман шеш белән интегүче балаларга париклар ясаучыга тапшыра. Башта Рима чәче булмаганга борчыла, париклар киеп йөреп тә карый. Ләкин бераздан ул парик та кими, оялмый да башлый. Аңа туганнары һәм ире дә ярдәм итә.

Бу хатын 2018 елның июлендә декреттан чыга, стюардесса булып эшкә урнаша. Пассажирлар аннан химиотерапия узасыңмы әллә, дип сорый. Чөнки хатынның кашлары, керфекләре дә коелып бетә. Ул ясалма керфекләр куя, кашларын ясата.

Табиблар бу хәлне аутоиммун авыру дип аңлата. Хатынның иммунитеты төк фоликулаларына һөҗүм итә. Кагыйдә буларак, чәчләр кабат үсми.

«Берничә ай узды инде. Чәч үсми. Минем чәчем булмас инде, мин моның белән килештем. Мин аларны сагынмыйм да икән. Сәер, ләкин сагынмыйм», — дигән Трейсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100