news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ике бала реанимациядә»: Уфада күпфатирлы йортта янгын чыккан

news_top

Кичә иртәнге 6:00 сәгатьтә Уфада Гобәйдуллин урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыккан. 2 бала зыян күргән. Кечкенәсенә 2 ай да тулмаган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Балаларны «яну продуктлары белән агулану» диагнозы белән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Хәзерге вакытта алар икесе дә тотрыклы авыр хәлдә реанимациядә. Аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, дип хәбәр иткән телеграм-каналында республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин.

Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, тамбурда торган балалар арбасы яна башлаган, аннан соң ялкын фатирның диварларына һәм түшәменә күчкән. Утны янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче сүндергәннәр. Янгынның сәбәбе һәм шартлары ачыклана. Урында сорау алучы эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар