Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ике бала әнисез калган": Бер ир 25 яшьлек хатынын машинасы белән таптатып үтергән

"Ике бала әнисез калган": Бер ир 25 яшьлек хатынын машинасы белән таптатып үтергән

news_top_970_100
"Ике бала әнисез калган": Бер ир 25 яшьлек хатынын машинасы белән таптатып үтергән

Башкортстанның Тәтешле районында фаҗига була. 25 яшьлек хатын-кыз машина астында калып үлгән. Әлеге машина белән аның ире идарә иткән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы язды.

Вакыйга турында Башкортстанның баш автоинспекторы Динар Гыйльметдинов үз блогында хәбәр иткән. 9 мартта төнге өчләр тирәсендә Арыбаш авылының Үзәк урамында ВАЗ-2115 машинасы 25 яшьлек хатынны таптый. Машина белән 30 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул Нефтекама шәһәрендә туган. Бу кешеләр ирле-хатынлы була, диелгән әлеге хәбәрдә.

Төнге өчләр тирәсендә 25 яшьлек хатын-кыз юл буйлап машина каршысына таба килә. Машина аны бәрдерә. Бу автомобильдән бер ир-ат чыга һәм ул шок хәленә килә. Чөнки һәлак булган хатын-кыз аның үз хатыны булып чыга. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир белән хатын авылга кунакка кайткан. Бу вакытта хатынның урамда йөреп кайтып килеше булган. Ире исә бераз салып алгач, машинада йөрергә чыккан.

proufu.ru сайты бу ир белән хатынның Денис Х. һәм Лиля. Х. булуын ачыклый. Алар Арыбаш авылына Нефтекама шәһәреннән туганнарына кунакка кайткан. Фаҗигадән соң ике бала ятим калган. Лиля белән Денисның 7 яшьлек улы һәм 5 яшьлек кызы булган. Алар 2012 елда өйләнешкән. 

Башкортстан ЮХИДИ мәгълүматы буенча, машина йөртүче ир-ат исерек була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100