Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике бала һәм аларның әнисе утырган машина елгага төшеп баткан

Әти кеше машинаны парковкада калдырып кибеткә кереп киткәч, автомобиль тәгәрәп төшеп китә. Балаларның берсен шаһитлар коткарган.

news_top_970_100
Ике бала һәм аларның әнисе утырган машина елгага төшеп баткан
https://pixabay.com

Пермь шәһәрендә әнисе белән ике бала утырган автомобиль Мулянка елгасына тәгәрәп төшкән. Әни кеше һәм аның бер баласы һәлак булган. Бу турыда РИА Новости өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

«Машина елгага тәгәрәп төшү турында хәбәр килде. Якынча белешмә буенча, салонда булган хатын һәм аның баласы үлгән. Хәзер урында экстрен хезмәтләр эшли. Тикшерү эшләре бара», — диелә хәбәрдә.

Машинада утырган тагын бер бала исән калган, аны хастаханәгә озатканнар.

Әлеге фаҗига турында хәбәрләр башта социаль челтәрләрдә таралды. Машина Космонавтлар шоссесындагы кибет парковкасына тукталган булган. Машинада ике һәм дүрт яшьлек ике бала һәм аларның анасы утыра. Әти кеше машинадан чыга, шуннан соң автомобиль хәрәкәт итә башлый һәм елгага төшеп китә, диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, ике балалы гаилә әбиләрендә кунакта була. Кайтып килгәндә, бүген кичке дүртләр тирәсендә алар кибет янына туктый. Әти кеше ВАЗ-2109 машинасын туктатып калдыра, үзе кибеткә кереп китә. Ике бала белән хатын машина салонында кала. 

Ир әйберләр алган чакта кибеткә бер егет йөгереп керә. «Синең машинаң елгага тәгәрәп төшеп китте», — дип кычкыра ул. Әти кеше елгага таба йөгерә. Бу вакытта 2 яшьлек малайны узып баручы ир-ат коткарган була. Ул баланы коткара да китеп бара.

Әнисе һәм дүрт яшьлек бала утырган машина су төбенә бата. Аларның мәетләрен коткаручылар чыгарган инде.

Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «саксызлык аркасында ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100