Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике бала әнисе үги анасын һәм аның ирен үтергән

news_top_970_100

Новосибирск өлкәсендә яшәүче хатын үги анасын һәм аның үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Болотное шәһәрендә яшәүче хатынның җинаяте турында хәбәрләр башта социаль челтәрләрдә тарала. Фаҗига 25 ноябрьдә була. «КП» хәбәрчесе әлеге урында булган.

Мәрхүмә хатынга 45 яшь, иренә 43 яшь булган. Хәбәрдә исемнәр барысы да үзгәртеп бирелә.

«Ирина минем апаны һәм аның ирен үтерде. Фаҗига апаның өендә булган. Ирина – минем апаның үги кызы. Элек апа Иринаның әтисе белән яши иде. Хәзер ул исән түгел инде», – ди сөйли мәрхүмә хатынның туганы Лариса.

Лариса сүзләренчә, аның апасы Иринаның балаларын карарга да, башка эшләрендә дә ярдәм иткән.

«Ираның 2 кызы бар, ләкин аларны балалар йортына алып киттеләр. Сәбәбе – аның эчеп йөрүе. Ул, балаларын алып кайтыр өчен, төзәлү юлына басарга тиеш иде, Фаҗига көненә кадәр Ирина 4 көн апаларда булган, аларда яшәде дияргә була. Аннары менә ни кылган», – ди Лариса.

Аның сүзләренчә, фаҗига көнне Ирина бер ир-ат белән була. Хәзер аларның икесен дә тоткарлаганнар. Иринаның моңа кадәр дә полициягә эләгүе билгеле.

«Моңа кадәр ул бер ир-атка пычак кадады, аннары опека балаларын алып китте. Бу тарихы белән ул «За гранью» тапшыруына да барды әле. Аннары Болотноега кайтып, мәктәпкә техничка булып урнашты. 2 атна да эшләмәде – эшкә йөрмәгән өчен кудылар», – ди биредә яшәүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100