Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике бала анасын түрәләр «тере килеш җирләп» куйган

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендә түрәләр ике бала анасын «тереләй җирләп» куйган. «Җирләнгән» хатын үзен Ростовта күмгәннәрен очраклы рәвештә генә белеп ала. Аның инде 11 ел элек «үлүе» һәм кабере Ростов өлкәсендә кечкенә генә бер авылда булуы ачыклана. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хатын пособие рәсмиләштерергә килгәч, түрәләр аңа шул хакта хәбәр итә. Шушы ук түрәләр хатынның туганнарын да «сөендерә» – алар 10 елдан артык элек «үлгән» хатынның чынлыкта исән булуын хәбәр итә.

Дегтево авылында яшәүче Светлана Кузнецова исә зиратта каберләрне күрсәтә. «Менә улым – Кузнецов Алексей Викторович кабере, менә ирем, менә кызым – Кузнецова Ирина Викторовна», – ди Светлана.

Светлананың кызы Ирина Кузнецова кабере 11 ел элек барлыкка килә. Ул 40 яшен бәйрәм итә дә, тромбтан үлә. «Ул  тугыз класс бетерде, Пикалевка кияүгә чыкты. Владимир өлкәсендә яшәде. Улы Руслан Миллеровода приютта. Ул тугыз класс бетергәндә минем белән Дегтовода яшәде», – ди Светлана.

Шушы көннәрдә Светланага кызы исән булуын хәбәр итәләр. Имеш, аның мәрхүмә кызы туган авылыннан мең километр ераклыкта Люберцы шәһәрендә яши.

«Уйламаганда, көтмәгәндә. Мәскәүдә кызым килеп чыкты. Ә ул менә монда ята», – ди Светлана.

Бөтен эш түрәләр хатасы аркасында булып чыккан. Мәскәү өлкәсе пенсия фонды хәзер Люберцыда яшәүче хатынны тулы адашы – мәрхүмә Ирина Викторовна Кузнецова белән бутаган.

«Мин, Кузнецова Ирина Викторовна, минем туган көнем, минем СНИЛС, үлем турында регистрация куелган. Мин 2011 елның 29 ноябрендә «үлгән», – дип сөйли кабат «терелгән» хатын үзе.

Ул балаларына пособие алырга мөрәҗәгать иткәч, шушы хәл килеп чыга. «Әнием шок кичерде», – ди ул.

Исән Ирина Кузнецова үзен «җирләгән» көнне Лондонда диплом алып йөргәнен әйтә. Хәзер ул полициягә гариза язган, һәм шуннан соң гына дәүләт хезмәтләре порталында 2 бала анасы кабат «терелгән».

РЕН ТВ мөрәҗәгатенә ведомствода бирелгән җаваптан күренгәнчә, хатын тиешле документларны җыеп бирмәгән, шуңа аңа пособие дә түләнми.

Экспертлар фикеренчә, бу хатын мәетләр исемлегенә система эшендә хаталар аркасында кертелгән булуы ихтимал. 

Хәзер бу эшне прокуратура тикшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100