Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике бала анасы үзенең карт әнисен кайнар үтүк белән җәзалап үтергән

Урын өстендә ята торган әбинең кабыргалары да сынып беткән.

news_top_970_100
Ике бала анасы үзенең карт әнисен кайнар үтүк белән җәзалап үтергән
https://pixabay.com

Хабаровск өлкәсендә урын өстендә ятучы анасын җәзалап, үлемгә китергән, кече кызын үтерә язган хатынны хөкем итәчәкләр. Тикшерү версиясе һәм олы кызы сүзләренчә, бу хатын карт анасын газаплап торган, кече кызын интектергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Комсомольск-на-Амуре шәһәрендәге җинаять күпләрне шок хәленә китергән. Елена М. фатирында «тәмуг филиалы» 2019 елда ачылган, диелә бу хәбәрдә.

Олы кызы Настя сүзләренчә, Елена бик еш салгалый башлый. Шуннан соң өйдә гел талаш була. Елена карт анасына да, кече кызы Сашага да суга. Сашага 10 яшь була. Настя үзе ире белән аерым яши. 

«Әни Настяга акыра, ник киләсең ди, минем үзе дә карый алам дип әйтә. Алар бер чакны талаштылар, әни миңа ваза белән ыргытты, Настя мине иеп, саклап калды», — ди Саша. Ул хәзер гаиләдә яшәми, махсус уку йортында тора.

Настя сүзләренчә, эчкәч аналары монстрга әверелә. 2020 елның 6 ноябрендә Настя туган йортына килә һәм идәндә әбисе ятуын күреп ала. 

«Ул пешеп беткән, тәне күгәргән. Мин ашыгыч ярдәм чакырдым. Аны алып киттеләр. Табиблар бу турыда полициягә хәбәр иткән. Җинаять эше кузгату турында гариза язарга туры килде», — ди Настя.

Әбине тәне үтүк белән пешерелгән, тәне кыйнаудан күгәргән, аның кабыргалары сынып беткән.

Әби 20 ноябрьдә вафат булган. Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге дип язылган. Елена сорау алганда шуны дәлил итеп китерә, имеш әби йөрәге авыртып үлгән.

«Мин аны кыйнамадым, Настяның уйдырмасы бу, ул безнең фатирны алмакчы була. Әйе, без әни белән талаш идек, ул көнне ашаудан баш тартты. Ул яткан килеш минем кулым ябышты, мин аны атып бәрдем, шул гына», — ди Елена.

Тик ул анасының тәнендә үтүк белән пешерелгән эзләрне дә, кабыргалары сыну сәбәбен дә аңлата алмый.

Моңа кадәр Елена хөкем ителгән булган инде. Ул кеше үтерергә маташкан өчен суд каршына баса. Ләкин кулында нәни Саша булу сәбәпле, аны төрмәгә җибәрмиләр. 

Әгәр хәзер суд аны гаепле дип тапса, алдан билгеләнгән 5 ел яңа хөкем карарына өстәләчәк. Хәзер аңа 7 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный. Тиздән эшне судка тапшыралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100