Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике бала анасы үлгәннән соң, акушер хатын гаебен таныган

Ике бала анасы үлгәннән соң, акушер хатын гаебен таныган

news_top_970_100
Ике бала анасы үлгәннән соң, акушер хатын гаебен таныган
Башкортстанда 20 яшьлек йөкле хатын үлгәч, акушер-гинеколог дөрес ярдәм күрсәтмәү турында җинаять эше ачылган. Мәрхүмәнең ике нәни баласы ятим калган. Акушер-гинеколог булып эшләгән хатын үзе гаебен таныган. Соңрак ул эштән киткән. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Башкортстанның Иглин районы прокуратурасы 30 яшьлек хатынга карата гаепләү карары чыгарган. Моңа кадәр акушер-гинеколог булып эшләгән бу табиб "һөнәри вазифаларын тиешенчә башкармау нәтиҗәсендә саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча гаепләнә.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2017 елда ашыгыч ярдәм машинасы Иглин хастаханәсенә 22 яшьлек йөкле хатынны китерә. Аның эче авырта. Биредәге табиб йөкле хатынны тиешенчә карамый, аның хәле никадәр катлаулы булуын дөрес бәяләми. Медик диагнозны дөрес куймый. Шул сәбәпле, йөклелегенең егерменче атнасында булган хатынга вакытында медицина ярдәме күрсәтелми.

Йөкле хатынның хәле тагын да начарлангач, аны Республика клиник хастаханәсенә илтәләр. Биредә аңа кичекмәстән операция ясыйлар. Ләкин йөкле хатынны да, аның баласы да саклап кала алмыйлар. 

"Судмедэкспертиза комиссиясе нәтиҗәсе буенча, вакытында диагноз куелса, операция ясалса, үлем очрагын булдырмый калып булыр иде", - дип аңлатканнар ведомствода.

Җинаять эшен Иглин районара судына тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100